Бүген, Мөхәррәм аеның 22-нче көнендә, ТР МДН резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәдәни мирас объектларының реставрациясе белән шөгылләнүче “Архитерра” компанияләр төркеменең җитәкче партнеры Анар Садыхов белән очрашты. Очрашуда шулай ук мәшһүр меценат, Диния нәзарәтенең партнеры, мөселман эшмәкәре, Bulatov Group гамәлгә куючыларның берсе Радик Абрахманов, “Вакф РТ” фонды генераль директоры Дамир Вәлиев та катнашты. Өчъяклы очрашуда җитәкчеләр “ТР Вакфы” Фонды реестрына кергән тарихи биналарны төзекләндерү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Анар Садыхов республикабыз мөселманнары башлыгына үзләренең Мәскәүдәге архитектура һәйкәлләре һәм мәдәни мирасы объектларының тышкы һәм эчке ягына реставрация ясаулары турында сөйләде. Ул шул ук өлкәдә Казанда ТР МДН белән хезмәттәшлек итәргә теләген белдерде.
Камил хәзрәт төзекләндерү эшләрен көткән һәм инде бу эшләр төгәлләнеп килгән тарихи мәчетләр турында сөйләде. Мөселман уку йортлары һәм Диния нәзарәтенең белем бирә торган проектлары өчен мәйданнар әз булганга, тарихи мәдрәсә биналарын төзекләнедреү мәсьәләсе беренчел булып кала, диде ул.
Очрашуда катнашучылар реставрация эшләре өчен акча җәлеп итү юлларын һәм бергә эшләү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.