Татарстан мөфтие тарихи объектларга реставрация ясаучы белгеч белән очрашты

10 сентябрь 2020 ел 15:13
Татарстан мөфтие тарихи объектларга реставрация ясаучы белгеч белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 22-нче көнендә, ТР МДН резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәдәни мирас объектларының реставрациясе белән шөгылләнүче  “Архитерра” компанияләр төркеменең җитәкче партнеры Анар Садыхов белән очрашты. Очрашуда шулай ук мәшһүр меценат, Диния нәзарәтенең партнеры, мөселман эшмәкәре, Bulatov Group гамәлгә куючыларның берсе Радик Абрахманов, “Вакф РТ” фонды генераль директоры Дамир Вәлиев та катнашты. Өчъяклы очрашуда җитәкчеләр “ТР Вакфы” Фонды реестрына кергән тарихи биналарны төзекләндерү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Анар Садыхов республикабыз мөселманнары башлыгына үзләренең Мәскәүдәге архитектура һәйкәлләре һәм мәдәни мирасы объектларының тышкы һәм эчке ягына реставрация ясаулары турында сөйләде. Ул шул ук өлкәдә Казанда ТР МДН белән хезмәттәшлек итәргә теләген белдерде.

Камил хәзрәт төзекләндерү эшләрен көткән һәм инде бу эшләр төгәлләнеп килгән тарихи мәчетләр турында сөйләде. Мөселман уку йортлары һәм Диния нәзарәтенең белем бирә торган проектлары өчен мәйданнар әз булганга, тарихи мәдрәсә биналарын төзекләнедреү мәсьәләсе беренчел булып кала, диде ул.

Очрашуда катнашучылар реставрация эшләре өчен акча җәлеп итү юлларын һәм бергә эшләү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы