Болгар ислам академиясендә шушы көннәрдә докторлык диссертацияләре якланды. Докторантура программасы буенча ике еллык укуларны тәмамлап, үзләренең фәнни эшләрен 9 кандидат тәкъдим итте. Алар арасында — Казан ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы өлкән мөгаллиме Алмаз Сафин. Аның докторлык диссертациясе “Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколыйның тәфсире “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” һәм аның ислам тәгълиматында алган урыны” темасына багышланды. Диссертация советының тавыш бирүе нәтиҗәсендә кандидатларның барысына да ислам фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелде.
Шул рәвешле, ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә бүгенге көндә 5 Татарстан имамы һәм мөгаллиме ия булды. Быел исә БИАга керүчеләр арасында 6 магистр һәм 7 докторант республика имамнары һәм мөгаллимнәре булып тора. Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук БИА докторантурасында белем ала.
ТР МДН Болгар ислам академиясен гамәлгә куючыларның берсе булып тора.