Азнакайда мөселман яшьләре арасында балык тоту буенча спорт ярышы узды

11 сентябрь 2020 ел 07:59
Азнакайда мөселман яшьләре арасында балык тоту буенча спорт ярышы узды

Үткән ялларда Азнакай мөхтәсибәтендә Татарстанның мөселман яшьләре арасында өченче тапкыр балык тоту буенча спорт ярышлары узды. Чара Сухояш бистәсендәге буа янында оештырылды һәм үзендә Көньяк-Көнчыгыш төбәк казые, Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Азнакай районы башлыгы урынбасары Нәзәт Нәгыймов, якындагы районнарның имам-мөхтәсибләре һәм имамнары, башка дин кардәшләр җыйды. Ярышларны Диния Нәзарәтенең Азнакай мөхтәсибәте оештырды.

Катнашучыларны Рамил хәзрәт Хөснетдинов сәламләде. Үзенең чыгышында ул чарага яшьләрнең, өлкәннәрнең, гаиләләр белән килүчеләрнең бергә җыелуларын күркәм күренеш дип атады һәм спортчыларга уңышлар теләде. Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин исә рәсми чыгышлардан соң ярышларның тәртибе белән таныштырды. Аларда Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Биектау, Казан һәм Яр Чаллы командалары катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 

Өлкәннәр арасында:

1 урын - Яхин Габделхак, Урыссу;

2 урын - Гыймранов Габдерәзак, Лениногорск;

3 урын - Зәкиев Рафаэль, Азнакай.

Балалар арасында:

1 урын - Марданшина Самира, Урыссу;

2 урын - Марданшин Юсуф, Урыссу;

3 урын - Хөснетдинов Мансур, Бөгельмә.

Җиңүчеләр диплопнар һәм оештыручылардан бүләкләргә ия булды. Аерым "Җиңүгә таба көчле ихтыяр" махсус дипломнары белән Гайфуллин Кәрим (Биектау), Таһирова Гөлсинә (Азнакай) бүләкләнде. Рәхмәт хатлары Азнакай районының Балык тоту клубы һәм буа хуҗасы Георгий Ильинга тапшырылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы