«Хозур» нәшрият йорты “Болезни нафса и пути их излечения” дип аталган китабын бастырды

14 сентябрь 2020 ел 11:34
«Хозур» нәшрият йорты “Болезни нафса и пути их излечения” дип аталган китабын бастырды

ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Әбү Габдрахман Әс-Сүләминең “Нәфес хасталыклары һәм аларны дәвалау юллары” (“Болезни нафса и пути их излечения”) дип аталган китабын бастырды. 

Китапта мөселман кешесен колачлап алган йөрәк чирләре җентекләп карала, аларны дәвалау юлларына карата киңәшләр бирелә. Нафес бик мәкерле булганлыктан, шуңа да кеше аның ятьмәсенә ничек эләгүен сизми калырга мөмкин. Кеше тышкы яктан гыйбадәт кылуын дәвам итәргә дә мөмкин, ләкин эчке яктан дискомфорт, үз-үзеннән канәгатьсезлек хисләрен кичерә ала. Шуңа да карамастан, бу капкыннан чыгу юлы һәрвакыт бар; алар белән көрәшеп, җиңүче булып чыгарга мөмкин.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин. 

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы