ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Әбү Габдрахман Әс-Сүләминең “Нәфес хасталыклары һәм аларны дәвалау юллары” (“Болезни нафса и пути их излечения”) дип аталган китабын бастырды.
Китапта мөселман кешесен колачлап алган йөрәк чирләре җентекләп карала, аларны дәвалау юлларына карата киңәшләр бирелә. Нафес бик мәкерле булганлыктан, шуңа да кеше аның ятьмәсенә ничек эләгүен сизми калырга мөмкин. Кеше тышкы яктан гыйбадәт кылуын дәвам итәргә дә мөмкин, ләкин эчке яктан дискомфорт, үз-үзеннән канәгатьсезлек хисләрен кичерә ала. Шуңа да карамастан, бу капкыннан чыгу юлы һәрвакыт бар; алар белән көрәшеп, җиңүче булып чыгарга мөмкин.
Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.
Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63
Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09
Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)