Питрәч мөхтәсибәтендә мөслимәләр җыелышы узды

14 сентябрь 2020 ел 14:28
Питрәч мөхтәсибәтендә мөслимәләр җыелышы узды

Кичә, Мөхәррәм аеның 25-нче көнендә (13-нче сентябрьдә), Питрәч районы Иске Шигали авылы мәчетендә район мөслимәләре җыелышы уздырылды. Әлеге чарада абыстайлар һәм мөгаллимәләр Питрәч районы имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Кадиров белән очрашты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Очрашуның беренче өлешендә уку-укыту мәсьәләләре – пандемия шартларында мәчет каршындагы курсларны оештыру, татар теле дәресләрен алып бару, мөгаллимнәрне Казан шәһәренә белем күтәрү курсларына җибәрү, мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр белән каникул вакытларында очрашулар үткәрү һ.б. каралды.

Имам-мөхтәсиб ислам уку йортларында белем алучыларны хезмәттәшлеккә чакырырга өндәде: «Без дә, шәкертләр дә, беренче чиратта, авыл җирлекләрендә имам-хатыйбларга имамчылык эшен алып баруда мөмкин кадәр күбрәк файдалы булырга тиеш, бергәләшеп алдыбызда торган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзлик». Аннары Габбас хәзрәт җыелышта катнашучыларны мәдрәсә комплексы төзелеше белән таныштырды, соңыннан мөхтәсибәтнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Рушания ханымга сүз бирде.

Аннары хәйрия эшчәнлеге хакында, аерым алганда хатын-кызлар даирәсендәге мохтаҗларга ярдәм итү буенча сүз барды. Мөхтәсиб 2020 елда тормышка ашырылучы социаль эшчәнлек программасы белән таныштырды. Бу юнәлештә эшне киң җәелдерү максаты белән мөхтәсибәттә хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе сайлап куелды.

Мөслимәләр җыелышы чәй табыны янында аралашу, сорауларга җавап алу, вәгазь тыңлау, Коръән укып дога кылу белән төгәлләнде. Катнашучылар киләсе очрашу Мәүлид ән-Нәбигә багышлап үткәрергә карар кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы