Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Ислам мәдәнияте музеенда “Коръән – дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә (Шамил Закировның 75 яшьлегенә)” күргәзмәсе ачылышында катнашты. Ул, күргәзмәдә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, күргәзмәне оештыручыларга тантаналы рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бастырылган Коръән мәгънәви тәрҗемәләрен - “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмаларын тапшырды.
“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” фундаменталь хезмәтләре квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.
Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Коръәнне шундый рәвештә татар һәм рус телләренә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, тел галимнәреннән, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең иҗтимагый оешмаларыннан, Диния нәзарәтләреннән алынды.
“Коръән – дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә (Шамил Закировның 75 яшьлегенә)” күргәзмәсе Европа (рус, инглиз, поляк, португал, фин һ.б.) һәм көнчыгыш (япон, урду, һинди, кытай) телләрендә, шулай ук Россия һәм БДИ илләре халыклары телләрендәге Коръәннәр тупланмасы белән таныштыра. Коръән басмаларының географиясе нәширләр тарафыннан мөселманнарның төп китабына карата кызыксынуы зур булуын күрсәтә.
Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итә.