Казандагы "Рамазан" мәчете балаларны һәм әти-әниләрне бәйрәмгә чакыра

16 сентябрь 2020 ел 13:59
Казандагы "Рамазан" мәчете балаларны һәм әти-әниләрне бәйрәмгә чакыра

20 сентябрьдә Казандагы “Рамазан” мәчете 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны һәм аларның әти-әниләрен көз бәйрәменә чакыра. Әлеге чара мәчет территориясендә урнашкан балалар бакчасында уза.

Балалар өчен программага сабын ясау, ашарга пешерү, аппликация ясау буенча мастер-класслар кертелгән. Шулай ук сабын куыклары шоуы да булачак. Моннан тыш, балалар өчен Коръән уку бәйгесе узачак. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Ата-аналар өчен психолог-консультант, психология магистры, Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе әгъзасы Собира Тарасевич лекция укыячак.

Үткәрелү вакыты: 2020 елның 20 сентябре.

Урыны: Казан ш., Окольная 25Б/1 (“Рамазан” мәчете янәшәсендәге балалар бакчасы).

Вакыты: иртәнге тугыздан алып көндезге уникегә кадәр (9.00-12.00).

Бәясе: 300 сум (2020 елның 19 сентябренә кадәр түләргә кирәк).

Теркәлү өчен телефон: +7 (999)-162-15-15.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы