Мөфтидә кунакта – танылган финанс һәм хокук киңәшчесе Ленар Рахманов

16 сентябрь 2020 ел 16:52
Мөфтидә кунакта – танылган финанс һәм хокук киңәшчесе Ленар Рахманов

Бүген, Мөхәррәм аеның 28-нче көнендә (16-нчы сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинда кунакта Ленар Рахманов булды. Ул – Lenar Wealth Management капитал белән идарә итү компаниясен нигезләүче, Россиядәге иң көчле финанс һәм хокук киңәшчеләренең берсе, триатлон буенча спорт мастерлыгына кандидат, өч тапкыр Ironman. Үз чиратында Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп мөхтәрәм кунакка ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын бүләк итте. Аннары Камил хәзрәт мөфтияттә татар һәм рус телләрендә әлеге фундаменталь хезмәтне әзерләү тарихы, нәзарәтнең, шулай ук “Хозур” нәшриятының киңкырлы эшчәнлеге, “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесе, “Даруль-ифта” мөселман сall-үзәге, мөфтиятнең яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендәге башлангычлары турында сөйләде. Мөфти хәзрәт мөселман яшьләрендә актив яшәү рәвеше алып бару һәм дини экстремизмны профилактикалау эшендә Татарстан мөселманнары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның әһәмиятен ассызыклады.

Очрашу ахырында Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны джиу-джитсу буенча кичке тренировкага чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы