Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде

17 сентябрь 2020 ел 10:13
Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде

Кичә, Мөхәррәм аеның 28-нче көнендә (16-нчы сентябрьдә), Мөслим “Җәмигъ” мәчетендә Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин катнашында Мөслим районы имамнары җыелышы үткәрелде.
Әлеге чара Коръән сүрәләре уку белән башланды. Шуннан соң чакырылган кунаклар көн тәртибендәге мәсьәләләргә күчтеләр. Моңа кадәр Мөслим районы имам-мөхтәсибе вазыйфасын зур җаваплылык белән башкарган Расыйх хәзрәт Каюмов шәхси үтенече буенча әлеге вазыйфадан азат итүләрен сорады. Җыелыш барышында шулай ук районның Аксакаллар шурасын җитәкләгән, Элемтә мәчетендә имам-хатыйб та булып эшләгән Расыйх хәзрәт турында җылы сүзләр әйтелде.

Аерым алганда, Татарстан мөфтияте һәм район хакимияте вәкилләре тарафыннан мөхтәсибнең эшчәнлеге мактап телгә алынды:

– Расыйх хәзрәт, тәҗрибәле дин әһеле буларак, күркәм хезмәт куйды. Мөфтият белән тыгыз элемтә урнаштырды, тырышлыгы, активлыгы белән аерылып торды. Ул мөфтиятнең мактаулы дәрәҗәле мөхтәсибләре арасында кала, – дип билгеләп узды Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров.

Расыйх хәзрәт Каюмов күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерү, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан мөфтиятенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде. Район башлыгы Рамил Муллин җирлегебездә ислам динен таратуда, әхлак тәрбиясе бирүдә куйган хезмәте өчен Расыйх хәзрәткә Рәхмәт хаты тапшырды.

– Хәзрәтебез бик авыр вакытта җаваплы йөкне күтәреп алды. Үзенең бай тормыш тәҗрибәсен кулланып, мөхтәсиблек вазыйфасын сүз китермәслек итеп башкарды, имамнарны һәм хәзрәтләрне бер йодрыкка туплап, хак динебезгә хезмәт итте. Рәхмәт аңа, – диде район башлыгы Рамил Хәмзә улы.
Мөслим районы имам-мөхтәсибе вазыйфасына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме нигезендә ачык тавыш бирү юлы белән Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сайланды. Ул 1993 елның 24 ноябрендә Алабуга шәһәрендә туган, Әлмәт шәһәре мәдрәсәсендә, Казанда Россия ислам университетында белем алган. Бүгенге көндә ул Болгар ислам академиясенең III курсында укый. Моңа кадәр Илгиз хәзрәт Чаллыдагы “Ихлас” мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкарды.
Район башлыгы Рамил Муллин яңа сайланган имам-мөхтәсибкә җирлектәге дини вәзгыятьне туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә хакимият органнары һәм мәхәллә имамнары белән бергәләшеп эшләвен теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы