Болгарда “Хәйрия ярдәме үзәге” ачылды

17 сентябрь 2020 ел 14:11
Болгарда “Хәйрия ярдәме үзәге” ачылды

Болгарда район дин әһелләре, хакимият вәкилләре катнашында «Хәйрия ярдәме үзәге» ачылды. Шәһәр халкын үзәк ачылу белән котларга Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, Спас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева килде.

Әлеге үзәк Болгарда православие һәм мөселман берләшмәләренең уртак тырышлыгы белән сафка басты, ул православие һәм мөселман конфессияләренең дустанә хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып тора. Проектның төп максаты – мохтаҗларга хәйрия ярдәм күрсәтү. Әлеге идея Спас районы мөхтәсибәте һәм Чистай епархиясенең уртак проекты нәтиҗәсендә тормышка ашты.

Районның ДОСААФ бинасында урнашкан әлеге “Хәйрия ярдәме үзәге”нә яхшы хәлдә сакланган әйберләр, кием-салым, йорт кирәк-яраклары, көнкүреш химиясе, савыт-сабалар кабул ителә. Мохтаҗларга әйберләрне өләшү 9.00-12.00 сәгатьтә, ә кабул итү 12.00-15.00 сәгатьтә башкарыла.

Район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров сүзләренә караганда, биредә авыр тормыш хәленә яисә мохтаҗлыкка төшкән һәр кеше, диненә һәм милләтенә бәйсез рәвештә, кирәк-яраклар алып китә ала. Бирегә мөрәҗәгать итүчеләргә өс киеме, аяк киеме, урын-җир әйберләре, савыт-саба, азык-төлек – ярмалар, консервалар, көнбагыш мае, токмач тәкъдим ителә. Барлык мохтаҗ кешеләргә дә җитсен өчен, әйберләрне бирү исәп-хисабы алып барылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы