Бүген, Мөхәррәм аеның 29-нчы көнендә (17-нче сентябрьдә), Алабуга районы мөхтәсибәтенең киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чарада имамнар, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллим-мөгаллимәләр, хатын-кызлар белән эшләүче җаваплы белгечләр катнашты.
Утырышта яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре каралды, мәчет каршындагы курсларда файдалану өчен уку әсбаплары таратылды.
Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров утырышта катнашучыларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул үз чыгышында гыйлем алуның мөһимлегенә тукталды: балаларны укытуны башлап җибәрү, гошер җыю, татар телен өйрәнү курсларын оештыру буенча киңәшләрен бирде. Утырышта шулай ук октябрьнең беренче шимбәсендә өмә үткәрү хакында сөйләштеләр.
Имамнарга һәм мөгаллимнәргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы бүләк ителде. Җыелыш чәй мәҗлесе белән төгәлләнде.