Алабуга районы мөхтәсибәтенең киңәйтелгән утырышы узды

17 сентябрь 2020 ел 15:19
Алабуга районы мөхтәсибәтенең киңәйтелгән утырышы узды

Бүген, Мөхәррәм аеның 29-нчы көнендә (17-нче сентябрьдә), Алабуга районы мөхтәсибәтенең киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чарада имамнар, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллим-мөгаллимәләр, хатын-кызлар белән эшләүче җаваплы белгечләр катнашты.

Утырышта яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре каралды, мәчет каршындагы курсларда файдалану өчен уку әсбаплары таратылды.

Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров утырышта катнашучыларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул үз чыгышында гыйлем алуның мөһимлегенә тукталды: балаларны укытуны башлап җибәрү, гошер җыю, татар телен өйрәнү курсларын оештыру  буенча киңәшләрен бирде. Утырышта шулай ук октябрьнең беренче шимбәсендә өмә үткәрү хакында сөйләштеләр.

Имамнарга һәм мөгаллимнәргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы бүләк ителде. Җыелыш чәй мәҗлесе белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы