Бөгелмә районы мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

17 сентябрь 2020 ел 18:20
Бөгелмә районы мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

Бүген, Мөхәррәм аеның 29-нчы көнендә (17-нче сентябрьдә), Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә район имамнары җыелышы үтте. Әлеге чарада Бөгелмә мөхтәсибәтенең барлык имамнары – барлыгы 12 дин әһеле катнашты.

Җыелышны Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов алып барды. Ул мөхтәсибәт тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырып үтте һәм якын айларда узачак чаралар планы белән таныштырды.

Имам-мөхтәсиб дини укуларны алып барганда, коронавирус инфекциясен таралуны булдырмый калу максатыннан, саклык чараларын күрергә чакырды.  1 октябрьдән Бөгелмә районы мөхтәсибәтенә караган 15 мәчеттә дин сабаклары бирү, Бөгелмә шәһәренең Үзәк һәм “Ирхам” мәчетләрендә татар телен өйрәнү дәресләрен үткәрү, гошер сәдакаларын җыю кирәклеге турында искә төшерде.

Утырышта мөхтәсибәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе итеп Нурислам хәзрәт Кучкаров сайланды. Рамил хәзрәт Хөснетдинов очрашуга килгән имамнарны 19 сентябрь көнне узачак “Милли моң” мөнәҗәтләр фестиваленә чакырды.

Җыелышта имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов “Бәдер” мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Галимовка, 80 яшь тулу уңаеннан, күпьеллык хезмәте өчен, Рәхмәт хаты тапшырды. Очрашу, Коръән укып, дога кылу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы