Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Хәерле эшләрдә ярышыгыз. Һәммәгезнең дә кайтуыгыз – Аллаһка, Ул исә сез ихтилаф иткән нәрсәләрне сезгә хәбәр итәчәк» («Әл-Маидә / Табын» сүрәсе, 48нче аять). Шушы аятькә нигезләнеп, сәхабәләрнең изге гамәлләрдә бер-берләре белән ярышканын беләбез. Сәхабәләргә безгә караганда дин тоту җиңел булган, чөнки аларның йөрәгендә дин, ә кулында дөнья булган. Бездә исә киресенчә: йөрәгебездә - дөнья, ә кулыбызда - дин. Шуның өчен безгә дин тоту, изге гамәлләрдә ярышу да авыр булып тоела. Әмма Аллаһы Тәгалә каршында дин кыйммәтле булып тора. Кешене бәхетле итә торган бер генә юл бар, ул - Ислам дине. Аның буенча яшәргә кирәк, кадерле милләттәшләрем. Һәр мөселманның өстендә өч җаваплылык барлыгын онытмыйк:
1. Үзеңнең динеңне белү
2. Дин буенча яшәү
3. Динне башкаларга җиткерү.
Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.