Мөфтинең җомга нәсихәте: "Кешене бәхетле итә торган бер генә юл бар - Ислам"

06 ноябрь 2020 ел 07:58
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Кешене бәхетле итә торган бер генә юл бар - Ислам"

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Хәерле эшләрдә ярышыгыз. Һәммәгезнең дә кайтуыгыз – Аллаһка, Ул исә сез ихтилаф иткән нәрсәләрне сезгә хәбәр итәчәк» («Әл-Маидә / Табын» сүрәсе,  48нче аять). Шушы аятькә нигезләнеп, сәхабәләрнең изге гамәлләрдә бер-берләре белән ярышканын беләбез. Сәхабәләргә безгә караганда дин тоту җиңел булган, чөнки аларның йөрәгендә дин, ә кулында дөнья булган. Бездә исә киресенчә: йөрәгебездә - дөнья, ә кулыбызда - дин. Шуның өчен безгә дин тоту, изге гамәлләрдә ярышу да авыр булып тоела. Әмма Аллаһы Тәгалә каршында дин кыйммәтле булып тора. Кешене бәхетле итә торган бер генә юл бар, ул - Ислам дине. Аның буенча яшәргә кирәк, кадерле милләттәшләрем. Һәр мөселманның өстендә өч җаваплылык барлыгын онытмыйк:
1. Үзеңнең динеңне белү
2. Дин буенча яшәү
3. Динне башкаларга җиткерү.

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана