Бүген «Азан» радиосында «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы чыга башлады

18 сентябрь 2020 ел 10:09
Бүген «Азан» радиосында «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы чыга башлады

Бүген «Азан» радиосында «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы чыга башлады. Яңа программаны эшләү өчен нигез булып Хәнәфи мәзһәбе фикһе буенча классик дип саналган «Гыйбадәте Исламия» хезмәте торды. Татар телендәге «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы алдан яздырылган аудиокитап рәвешендә эшләнде. 

Программа эчтәлекле, шул ук вакытта кабул итү өчен җиңел итеп эшләнде: ул дингә яңа килүчеләр өчен дә, Ислам белгечләре өчен дә файдалы булачак. Тапшыруда танылган алып баручылар профессиональ диктор Илнур Фәйзрахманов һәм “Азан” радиосы дикторы Динар Зыятдинов тавышлары яңгырый. Илнур Фәйзрахманов текстны - татар телендә, ә Динар Зыятдинов гарәп телендә (аятьләр, хәдисләр, догалар, зикерләр) укый.  

Тапшыруны көн саен azan.fm сайтында, шулай ук «Азан радиосы» һәм «Хозур ТВ» мобиль кушымталарында 8:50 һәм 18:20 сәгатьтә тыңларга мөмкин. 

Танылган татар галиме Әхмәдһади Максудинең «Гыйбадәте Исламия» китабы инде гасырдан артык татар-мөселманнарның диненә, рухи мирасына багышланган китап булып тора. Анда Исламның биш баганасы, аларның мәгънәсе, билгеләнеше һәм аларны үтәү ысуллары җентекләп тасвирлана.

Әлеге хезмәтне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йортының онлайн-кибетендә,  шулай ук Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 36 нчы йорт адресы буенча урнашкан фирма кибетендә сатып алырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы