Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләренә: "Коръәндә барлык сорауларга да җавап бар»

19 сентябрь 2020 ел 18:18
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләренә: "Коръәндә барлык сорауларга да җавап бар»

Бүген, сәфәр аеның 2-нче көнендә, Биектау районының "Иске Казан» тыюлыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөселман яшьләре вәкилләре белән традицион очрашуы узды. Очрашуда бөтен Татарстаннан Нәзарәтнең төрле социаль башлангычларын тормышка ашыручы активистлар, зур мөселман проектларында катнашучы ихтыярчылар, сәләтле мәдрәсә шәкертләре, өметле яшь белгечләр катнашты.

Күркәм гадәт буенча мөфти белән очрашу алдыннан мөселман яшьләре өчен быел да мавыктыргыч спорт-интеллектуаль квест оештырылды. Квестны узу ноктасы шәһәр яны ял базасында булды. Чара башланыр алдыннан анда катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул яшьләргә күп кенә мөселман социаль башлангычларны гамәлгә ашыруда зур хезмәт куйганнары, Татарстан өммәте файдасына актив эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.

Аннары яшьләрне ике төркемгә бүлделәр. Егетләр өчен оештыручылар «Батырлар уеннары» квестын үткәрделәр. Уен барышында яшьләр көч, җитезлек, саклану күнекмәләренә ия булу өчен көч сынашты. Кызлар өчен исә «Принцессалар балы» квесты үткәрелде. Әкияти принцессалар төрле табышмаклар чиштеләр һәм сынаулар аша уздылар.

Чараның кульминациясе булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу торды. Үз чыгышында ул Коръәндә барлык сорауларга да җавап булуын тагын бер кат искә төшерде, һәм “Әлү Гыймран” сурәсенең безнең белән Аллаһы Тәгалә арасында булган 7 киртә турындагы 14 нче аятен укыды. Коръәндә: “Күңел тартылган нәрсәләрне: хатыннарны, улларны, кыйнтар-кыйнтар җыелган алтын-көмешне, (яратылышыннан маңгае ак һәм бәдәне ала булып) тамгаланган (токымлы һәм матур аргамак) атларны, (дөя, сыер, сарык һәм кәҗә кебек) терлекне һәм игенлекләрне яралту кешеләр өчен зиннәтләндереп күрсәтелде. Бу – дөнья тормышының (гади, бәһасез мәнфәгатьләрен чагылдырган) нәрсәләре. (Иң) Яхшы кайтачак урын (булган Җәннәт) исә – Аллаһ хозурында”, - диелгән.

Алга таба Татарстан мөселманнары башлыгы һәр киртәнең мәгънәсен аңлатты:

– Кеше юлында булган беренче киртә - хатын-кызларга булган дәрт. Бу авыр сынауны күп кеше уза да алмый. Кыямәт көнендә күләгә астында булачак кешеләрнең җиде төре саналган хәдистә юкка гына бер кеше турында искә алынмый. Ул кешене чибәр һәм бай хатын-кыз үз янына чакырган, ә ул кеше Аллаһы Тәгаләдән куркуын әйткән. Дәртне җиңү бик авыр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә “зина кылмагыз”, дип кенә әйтми, ә “зинага якын да килмәгез”, ди.

Икенче киртә: балаларга булган мәхәббәт. Балаларны яратуда нинди начарлык бар дип әйтергә мөмкиннәр. Ярату – бик яхшы, әмма аларны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен яратырга кирәклеген дөрес аңларга кирәк. Кайвакыт хатын һәм балалар кешене: “Кадерлем, безнең акчабыз аз, аны теләсә ничек тап”, - дип, хәрәмгә алып килә. Һәм кеше акчаны тыелган алымнар белән эшли башлый.

Өченче киртә - байлык җыю. Кайчагында кеше бу байлыкның колына әйләнә. Дүртенче киртә – токымлы атлар. Хәзерге вакытта аларны кыйммәтле автомобильләр алмаштыра".

Камил хәзрәт кешегә баерга мөмкинлек бирә торган, әмма гыйбадәттән аеручы башка киртәләрне дә санап үтте.

“Һәм шушы җиде әйбер – хатын-кызларга карата дәрт, балаларны, алтынны һәм көмешне, атларны, терлек һәм чәчүлекләрне ярату – боларның барысы да фани дөньяга карый”, - дип нәтиҗә ясады Камил хәзрәт.

Аннары яшь мөселман активистлары мөфтигә сораулар бирде. Очрашу ахырында волонтерлар – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль башлангычларында катнашучылар Татарстан мөфтиенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ахырдан күмәк намазны укып, бәйрәм ашы белән сыйландылар.

Тәкъвалыкка, актив гражданлык позициясенә ия югары белемле, гыйлемле, хәзерге заман шәхесен тәрбияләү, яшьләр арасында үз халкының тарихи-мәдәни мирасына хөрмәт, тормышның рухи-әхлакый кыйммәтләренә өстенлек бирүне тәрбияләү – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Нәзарәтнең яшьләр сәясәте Коръән кыйммәтләрендә тәрбияләнгән яшь һәм гыйлемле, ихтирамлы, югары әхлаклы, бүгенге заман белән бергә атлаучы шәхес образын яшьләр арасында популярлаштыруга юнәлтелгән. 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен 19 проект гамәлгә ашырылды. Иң мөһим башлангычлар рәтендә – Мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, «Яшь вәгазьче» дини конкурсы, «Ислам. Беренче адымнар» бер көндә белем алу мәктәбе, «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе, «Мөселман яшьләре фикерләшү клубы», “Яшь килен” мәктәбе, «IMAN» проекты, джиуджитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир, шулай ук ТР мөфтиенең волонтерлар һәм актив мөселман яшьләре белән очрашулары, ТР мөфтиенең махсус стипендияләре, «Таян Аллага» әдәби бәйгесе һ.б.лар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы