БИА студентлары Шәех Мөхәммәд-Закир Әл-Чистави эшчәнлеге белән танышты

21 сентябрь 2020 ел 11:02
БИА студентлары Шәех Мөхәммәд-Закир Әл-Чистави эшчәнлеге белән танышты

20 сентябрьдә Чистай шәһәрендә, танылган галим һәм рухи мәгърифәтче Шейх Мөхәммәд-Закир әл-Чистави эшчәнлеге белән танышу максатыннан, Болгар ислам академиясенең I-II курс студентлары булып китте. Кунакларны Чистай шәһәре имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов һәм шәһәр мәчетләре хәзрәтләре татар зираты янында каршы алды.

Әлеге сәфәр вакытында студентлар Чистай шәһәре һәм зират тарихы, шәехнең тормыш юлы белән танышты, аның каберен зыярат кылды. Делегация әгъзалары шулай ук Чистайда, җирле тарихның кыйммәтле ядкәре буларак, иске кабер ташларын ачыклау һәм өйрәнү эшчәнлегенең алып барылуы хакында белде. XII-XIII гасырларга караган кабер ташларын зыярат кылганнан һәм әрвахлар рухына дога кылганнан соң, кунакларга рухи мирас һәйкәлләре буйлап экскурсия тәкъдим ителде.

Кунаклар Радик Вафин җитәкләгән “Камалия” рухи үсеш үзәгендә булып, үзәк эшчәнлеге һәм бина тарихы белән танышты. Ислам үзәгендә исә аларга Чистай мөхтәсибәте, Мөселман яшьләре берлеге, Мөслимәләр берлеге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде, ислам галереясе күргәзмәсе күрсәтелде.

Әлеге очрашу  Нур мәчетендә күмәк намаз уку һәм төшке аш белән тәмамланды. Кунаклар бу сәфәрдән бик канәгать калды һәм Чистайда, рухи кыйммәтләрне үстерү буенча гына түгел, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм социаль проектларны алып бару буенча да нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп үтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана