20 сентябрьдә Чистай шәһәрендә, танылган галим һәм рухи мәгърифәтче Шейх Мөхәммәд-Закир әл-Чистави эшчәнлеге белән танышу максатыннан, Болгар ислам академиясенең I-II курс студентлары булып китте. Кунакларны Чистай шәһәре имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов һәм шәһәр мәчетләре хәзрәтләре татар зираты янында каршы алды.
Әлеге сәфәр вакытында студентлар Чистай шәһәре һәм зират тарихы, шәехнең тормыш юлы белән танышты, аның каберен зыярат кылды. Делегация әгъзалары шулай ук Чистайда, җирле тарихның кыйммәтле ядкәре буларак, иске кабер ташларын ачыклау һәм өйрәнү эшчәнлегенең алып барылуы хакында белде. XII-XIII гасырларга караган кабер ташларын зыярат кылганнан һәм әрвахлар рухына дога кылганнан соң, кунакларга рухи мирас һәйкәлләре буйлап экскурсия тәкъдим ителде.
Кунаклар Радик Вафин җитәкләгән “Камалия” рухи үсеш үзәгендә булып, үзәк эшчәнлеге һәм бина тарихы белән танышты. Ислам үзәгендә исә аларга Чистай мөхтәсибәте, Мөселман яшьләре берлеге, Мөслимәләр берлеге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде, ислам галереясе күргәзмәсе күрсәтелде.
Әлеге очрашу Нур мәчетендә күмәк намаз уку һәм төшке аш белән тәмамланды. Кунаклар бу сәфәрдән бик канәгать калды һәм Чистайда, рухи кыйммәтләрне үстерү буенча гына түгел, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм социаль проектларны алып бару буенча да нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп үтте.