Татарстан мөфтие VII Халыкара динара яшьләр форумында катнашучыларны сәламләде

21 сентябрь 2020 ел 17:29
Татарстан мөфтие VII Халыкара динара яшьләр форумында катнашучыларны сәламләде

Бүген, сәфәр аеның 4 нче көнендә (21 сентябрь), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Махачкалага эшлекле сәфәр кыла. Аның белән бергә Дагыстан башкаласына мөфти урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Казандагы “Ризван” мәчете имамы Алан хәзрәт Панарин да килде. Махачкалада VII Халыкара динара яшьләр форумы башланды. Форум эшендә Россия төбәкләре, шулай ук якын чит илләрдән яшьләр катнаша.

Форумны Дагыстан гуманитар институты Дагыстан Республикасы Милли сәясәт һәм диннәр эшләре министрлыгы, Дагыстан Республикасы мөфтияте, Рус Православие Чиркәвенең  Махачкала епархиясе, Дагыстан Республикасы Яһүд җәмгыятьләре Советы теләктәшлегендә оештыра.

Форумда катнашучыларны оештыручылар белән бергә Камил хәзрәт тә сәламләде. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәләллаһу галәйһи-сәлләм) биш хикмәтле киңәше турында искә төшереп: “Чираттагы биш әйбер килгәнче, биш әйбернең кадерен бел; авыру килгәнче, сәламәтлегеңнең кадерен бел; хәерчелек килгәнче, байлык, милкеңнең кадерен бел; мәшгуль булганчы, вакытыңның кадерен бел; үлем килгәнче, гомереңнең кадерен бел”, - диде. Бүген кичен Камил хәзрәт Сәмигуллин яшьләр алдында лекция белән чыгыш ясар дип көтелә.

Әлеге чара яшь буын вәкилләрендә рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру һәм ныгыту, шулай ук төбәкнең этник һәм мәдәни күптөрлелеген дөрес һәм яхшы итеп кабул итүне тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Форумның максаты – яшьләрне Россия өчен традицион булган диннәргә якынайту, яшьләр арасында конфессияара диалогны һәм хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, яшьләрне әхлакый-патриотик тәрбияләү, экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә каршы тору.

Чара программасына танылган дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, спортчылар белән очрашулар кертелгән. Форумда катнашучылар өчен шулай ук шәхси үсешкә юнәлтелгән чаралар, тренинглар, дискуссия мәйданчыклар, мастер-класслар, спортның төрле төрләре буенча ярышлар, интеллектуаль уеннар оештыру, төрле конфессияләрнең дини биналарына, «Россия – минем тарих» тарихи паркына, Дербентның музей комплексларына бару каралган.

Форум кысаларында шулай ук хакимият органнарының, дини оешмаларның һәм журналистлар берләшмәләренең җәмгыятьтә этно-конфессиональ тынычлык һәм татулыкка ирешүдәге роленә багышланган Халыкара фәнни-гамәли дини конференция узачак.

Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне, 19 сентябрьдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның мөселман яшьләре активистлары белән очрашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана