Махачкалада Татарстан һәм Дагыстан мөфтиләре очрашты

22 сентябрь 2020 ел 13:35
Махачкалада Татарстан һәм Дагыстан мөфтиләре очрашты

Бүген, сәфәр аеның 5-нче көнендә (22-нче сентябрьдә), Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Махачкалага эшлекле сәфәре Дагыстан мөфтие Әхмәд әфәнде Абдуллаев белән очрашып дәвам итте. Әңгәмә барышында, беренче чиратта, Әхмәд әфәнде Камил хәзрәт аша Рөстәм Нургали улы Миңнехановка аның ТР Президенты вазыйфасына сайлануы белән ихлас котлауларын ирештерде һәм җаваплы эшендә уңышлар теләде. Ул шулай ук Татарстанның һәм Дагыстанның кардәш халыклары арасындагы җылы дуслык багланышлары булуын ассызыклады һәм аларның бигрәк тә уртак дини традицияләр буенча күптәнге тарихи фикер алышулары турында искә төшерде. “Минем күңелемдә Татарстанга һәрчак урын бар”, – диде Әхмәд әфәнде.

Алга таба җитәкчеләр Россия исламында барлыкка килгән тенденцияләр, дәүләт-конфессиональ багланышлар, дини белем бирү һәм мәгариф, ислам инфраструктурасын үстерү, шул исәптән Россия төбәкләрендә мәчетләр төзү, дөньяви оешмаларда хиҗаб кию һ.б. мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Мөфтиләр шулай ук Татарстан һәм Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлекне дәвам итү буенча да үзара тәкъдимнәр белән алмаштылар.

Ә бу минутларда Камил хәзрәт Дуслык йортында узучы “Террорчылык һәм экстремизмның глобаль куркынычлыгына каршы көрәштә җәмгыятьнең консолидацияләнә торган нигезе буларак этникара һәм динара диалог” дип исемләгән фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнаша. Биредә ул делегатларга сәламләү сүзе белән чыгачак. Әлеге сәфәрдә Камил хәзрәтне мөфти урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Казанның “Ризван” мәчете имамы Алан хәзрәт Панарин озата йөри.

Кичә Дагыстан Республикасы башкаласында VII Халыкара динара яшьләр форумы ачылды. Аның эшендә Россия төбәкләреннән, шулай ук якын чит илләрдән яшьләр катнаша. Форумда катнашучыларны, аны оештыручылар белән беррәттән, Камил хәзрәт тә сәламләде. Ә кичен ул яшьләр алдында ачык лекция һәм вәгазь белән чыгыш ясады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана