Татарстан мөфтие Дагыстанда фәнни конференциядә: “Аллаһы безне төрле итеп яралткан...”

22 сентябрь 2020 ел 18:00
Татарстан мөфтие Дагыстанда фәнни конференциядә: “Аллаһы безне төрле итеп яралткан...”

22 сентябрьдә, сафәр аеның 5-нче көнендә, Махачкалада, Дагыстан Республикасының Милли сәясәт һәм дин эшләре министрлыгы каршындагы Дуслык йортында “Террорчылык һәм экстремизмның глобаль куркынычлыгына каршы көрәштә җәмгыятьнең консолидацияләнә торган нигезе буларак этникара һәм динара диалог” дип исемләгән фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды. Конференция яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә, милләтара һәм конфессияара аралашуны пропагандалауга, террорчылык күренешләренә каршы көрәшкә юнәлтелгән VII Халыкара динара яшьләр форумы кысаларында узды. Форум эшендә танылган дин белгечләре, билгеле галимнәр һәм Россия дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты. Алар арасында шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, РИИ ректоры, Россиянең Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да бар иде.

Камил хәзрәт үз чыгышында мондый чаралар ярдәмендә уртак проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән төрле конфессия вәкилләренең продуктив диалогы булырга мөмкин, дип ассызыклады. “Аллаһы Тәгалә безне бер-беребезне өйрәнер өчен төрле итеп яралткан. Үзебез, динебез турында күбрәк белгәч кенә, кызыклы әңгәмәдәшләр була барабыз, белемнәребез белән уртаклаша һәм аларны ала алабыз”, – диде ул.

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларны Ислам мәгарифе советы эшчәнлеге һәм ислам мәгарифенең бердәм системасын төзү проблемалары белән таныштырды.

Конференциядә катнашучылар алдында докладлар белән шулай ук Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Әхмәд Кахаев, Пятигорск дәүләт университеты вәкиле Морад Ибраһимов, Кабарда-Балкар Республикасы мөфтие урынбасары Аслан Гедгафов, Төньяк Осетия-Алания Республикасы мөфтие урынбасары Батраз Аршиев чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана