Камил хәзрәт ТАСС базасында узган видеоконференциядә: «Мәгариф - ул белем бирү генә түгел, шәхес тәрбияләү дә»

24 сентябрь 2020 ел 14:43
Камил хәзрәт ТАСС базасында узган видеоконференциядә: «Мәгариф - ул белем бирү генә түгел, шәхес тәрбияләү дә»

Бүген, сафәр аеның 7-нче көнендә (24-нче сентябрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Үзгәрүчән дөньяда дин. Яшьләрне тәрбияләүдә белем бирүнең роле” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ул Мәскәүдә ТАСС матбугат үзәге базасында видеоконференция форматында узды.

Интернет-форумны үткәрү башында Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы югары уку йортлары, хакимият институтлары, дөньякүләм диннәр, яшьләр оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре стратегик партнерлыгында Россия мөселманнарының Дини Шурасы, РФ Иҗтимагый палатасы, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды торды. Конференцияне ТАССның Мәскәүдәге матбугат үзәге җитәкчесе Николай Яковлев алып барды.

Конференция бүген көндезге сәгать бердә (13.00) ачылды. Делегатларга сәламләү сүзе белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында Камил хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләргә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрендә эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстан мөфтие билгеләп үткәнчә, мәгариф - ул белем бирү генә түгел, ә рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә ия булуга юнәлдерелгән шәхес тәрбиясе дә. Ул ассызыклаганча, әгәр дөньяви уку йортлары бүгенге көндә укучыларда билгеле бер белем һәм күнекмәләрне формалаштыруга гына юнәлеш алган булса, Татарстанның мөселман белем бирү учреждениеләрендә белем бирү һәм тәрбия процесслары үзара тыгыз бәйләнгән.

Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда ислам мәгарифенең күпбаскычлы системасы турында сөйләде һәм мөфтиятнең милли һәм дини мәктәпләр булдыру тәҗрибәсенә аерым тукталды. Аерым алганда, бүгенге конференция контекстында анда катнашучылар өчен Алабугада татар телендә әхлакый-тәрбияви юнәлештәге, федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем бирүче "Ихсан" мәктәбе мисалы кызыклы булды. Ул шулай ук заманча белем бирү формаларын кертү мәсьәләсен күтәрде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте халыкка дини белем бирүдә һәм дәгват алып баруда күптөрле заманча инструментлар куллана —  “Даруль ифта” сall-үзәге һәм Darul-Kutub.com электрон китапханәсе эшләп килә. Моннан тыш, Татарстан мөфтие тагын бер инновацион белем бирү проектын тормышка ашыру – онлайн-мәдрәсәне эшләтеп җибәрү нияте белән уртаклашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин конференциядә катнашучыларның игътибарын ТР мөселманнары Диния нәзарәте алып барган яшьләр сәясәтенә юнәлтте. “Әлеге эшчәнлек Коръәндәге әхлакый кыйммәтләрдә тәрбияләнгән, чит фикерне һәм дөньяга карашны хөрмәт итүче яшь һәм укымышлы мөселман образын популярлаштыру максатыннан гамәлгә кертелә. Шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте мөселман мәгариф системасы алдында торган бурычлар белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашырыла”, - диде ул. 2019 елда гына ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен 19 проектны тормышка ашырды. Алар барысы да сәләтле, инициативалы, кызыксынучан һәм белем алырга омтылучы яшьләрне ачыкларга, аларның потенциалын киләчәктә республикада ислам үсеше өчен файдаланырга һәм мөфтиятнең кадрлар резервын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы