Татарстан Президенты Юллама белән чыгыш ясады. Чарада мөфти катнашты

24 сентябрь 2020 ел 12:36
Татарстан Президенты Юллама белән чыгыш ясады. Чарада мөфти катнашты

Бүген, сафәр аеның 7-нче көнендә (24-нче сентябрьдә), Татарстан Республикасы Президенты ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Анда Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республикадагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый хәлнең төп аспектларына, инновацион үсеш, сәнәгать җитештерүе, агросәнәгать секторы, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка мәсьәләләргә кагылды. Президент шулай ук дини оешмаларның эшчәнлеген һәм динара һәм милләтара татулык мәсьәләләрен искә алды. “Республикада яшәүче һәр халыкның мәдәниятен, үзенчәлеген саклау һәм үстерү, милләтара һәм динара татулык тотрыклы тормышыбызның нигезен тәшкил итә һәм безгә ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, Юлламада социаль эшне оештыруга һәм әхлакый хәзинәләрнең яшәешебездә ныгып урнашуына аерым игътибар бирүче, зур җаваплылык тоючы дини берләшмәләр, милли-мәдәни оешмалар, Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлегенең күренекле ролен билгеләп үтелде.

Аерым игътибарны Рөстәм Нургали улы 2022 елда Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантаналары узачагына юнәлтте. Аны югары әзерлек белән, тиешле дәрәҗәдә уздыру күпмилләтле Татарстанның рухи, мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклау юнәлешендә зур хезмәт куелуына ачык дәлил булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламада туган телне һәм мәдәниятне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләренә дә зур игътибар бирде. Президент, әлеге мәсьәләгә һәм республиканың күпмилләтле халкының берләшүенә зур әһәмият биреп, киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә дигән тәкъдим кертте.

Юлламаның тулы тексты белән https://president.tatarstan.ru/index.htm/news/1833576.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана