Кадерле дин кардәшләр! Мөхтәрәм милләттәшләр!
Аллаһының Расүле ﷺ «Исламда зарар кылу һәм (җавап итеп) зарарлык китерү юк» дип әйткән. Чын мөселман, камил мөэмин дәрәҗәсенә ирешер өчен, кешеләргә зыян-зарар китерүдән сак булырга, үзенә теләмәгән нәрсәләрне бүтәннәргә дә теләмәскә тиеш. Аллаһы Тәгалә һәр кешегә дә җанны әманәт итеп бирә. Әманәт – ул сакларга бирелгән әйбер. Ягъни җан – ул бик кадерле нәрсә. Кеше Аллаһы Тәгалә биргән җанны гомере буе сакларга тиеш. Җанны саклау ул үз-үзеңә зыян китерә һәм һәлакәткә алып бара торган бөтен нәрсәдән саклануны аңлата. Йә Раббым, һәммәбезне дә үз-үзебезгә карата һәм башкаларга да зарар китерүдән сакласаң иде!
Хәерле җомга көне теләп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин