Татарстанда тагын бер яңа “Әбү Хәнифә” мәчет ачылды. Бу юлы – Буада

25 сентябрь 2020 ел 15:16
Татарстанда тагын бер яңа “Әбү Хәнифә” мәчет ачылды. Бу юлы – Буада

Бүген, сафәр аеның 8-нче көнендә (25-нче сентябрьдә), Буа шәһәрендә 8-нче мәхәллә мәчете үз ишекләрен ачты. Әлеге көтеп алынган тантананы зурлап, танылган дин эшлеклеләре, хакимият вәкилләре, җитәкчеләр, иганәчеләр мәхәллә халкының сөенечен уртаклашырга килде. Алар арсында - Буа районы хакимияте башлыгы Ранис Камартдинов, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рафаэль Нәҗметдинов, иганәче, мәчет төзелеше өчен янып-көеп йөрүче Зөфәр Садыйков һ.б.

Чара гадәттәгечә Коръән-Кәрим аятьләре уку белән башланып китте. Кәлам-Шәрифне Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов укыды, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин дога кылды һәм, мөфтинең сәламнәрен җиткереп, җыелган халык алдында чыгыш ясады, мәчетләрнең әһәмияте, мәчет төзүнең өстенлекләре, әлеге изге гамәлнең фазыйләтләре хакында үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Мәртәбәле кунаклар да үз чиратында 20 мең халкы булган Буа шәһәренең әлеге мәхәлләсендә мәчеткә ихыяҗ бик зур булуын ассызыклап үтте. Мәчет ачу тантанасыннан соң, кунаклар һәм җирле халык социаль дистанцияне саклап, җомга намазы укыды. Вәгазьне Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин алып барды.

Яңа мәчеткә “Әбу Хәнифә” исеме бирелде. Әлеге гыйбадәт йортының төзелеше 2018 елның май аенда башланып китте. Аның төзелешенә үзләренең өлешләрен буалылар гына түгел, Казан, Ульяновск, хәтта Төмәндә яшәүче якташлар да матди яктан булышлык күрсәтте. Әлеге иман йорты район күләмендә 62-нче мәчет, район үзәгендә 8-нче булып төзелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы