“Мәчет каршындагы татар теле курсларының иң мөһим максаты - татар менталитетын формалаштыру һәм ныгыту”

28 сентябрь 2020 ел 14:10

Бүген, сафәр аеның 11-нче көнендә (28-нче сентябрьдә), “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанда мәчетләр каршында татар теле курслары башлану уңаеннан матбугат очрашуы үткәрелде. Әлеге чарада журналистларның сорауларына Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин җавап бирде.

Рәфикъ хәзрәт 1-нче октябрьдән Татарстанда мәчетләр каршындагы курслар кысаларында янәдән татар теле укытыла башлавы хакында белдерде. Быел дәресләр республиканың йөздән артык мәчетендә оештырылачак: Татарстанның 45 мөхтәсибәтен, шул исәптә Казанның 44 мәчетен колачлау күздә тотыла. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла. “Татар теле дәресләре мәчет каршындагы ислам дине нигезләре курсларының бер өлеше буларак уза”, - дип искәртте хәзрәт һәм сайлап алынган йөз мәчет исемлегенә күбесенчә күпмилләтле районнар кертелүен әйтте. Мөфти урынбасары шулай ук үткән еллар статистикасы белән дә таныштырып үтте. Курсларда укучыларның 40%-ты – катнаш гаиләләрдән, 20%-ты – башка милләт вәкилләре, 40%-ты – татарлар. Моннан тыш, татар телен өйрәнергә килүчеләрнең күпчелеге – 70%-тан артыгы – яшьләр. 2019-2020 нче уку елында республикабыз мәчетләрендә узган татар теле курсларын 436 тыңлаучы уңышлы тәмамлады, ә барлыгы 2018 елдан башлап әлеге курсларны 1327 кеше тәмамлап чыкты. Шушы саннан чыгып, быел 100 мәчет каршындагы татар теле курсларында якынча 3 000 тирәсе тыңлаучы булыр дип көтелә. Һәр төркемдә ун-унбиш кеше укыр дип ниятләнә. “Бер мәчеттә берничә төркем тупланырга да мөмкин”, - дип ассызыклады Рәфикъ хәзрәт. Ул татар теле курслары үткән елларда зур колач белән уңышлы рәвештә тормышка ашырылган республика шәһәрләренә Казанны, Чаллыны, Түбән Каманы мисал итеп китерде.

Әлеге интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, биредә теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлекләр каралган. “Тел өйрәнү курсларына йөрү дәвамында укучыларның ислам нигезләре һәм мәдәнияте белән кызыксынуын күзәтәбез, бу аларның киенү рәвеше, әдәп-әхлагы, үз-үзләрен тотышында чагылыш таба. Шуңа күрә киләчәктә ислам дине белән бәйләп татар тарихын да укытырга ниятлибез”, - диде хәзрәт һәм курсларның иң мөһим максаты итеп тыңлаучыларда татар менталитетын, дөньяга татар-мөселман караш системасын формалаштыру һәм ныгытуны атады. Революциягә кадәр “татарлык” белән “мөселманлык” бер-берсеннән аерылсыгыз төшенчәләр булганлыкны истә тотып, Рәфикъ хәзрәт “Татар телен дин өлкәсенә кайтурының әһәмиятен аңладык. Тыңлаучыларыбыз чын мәгънәсендә татар да булсын, мөселман да булсын дигән юнәлештә эшне алып барырга уйлыйбыз”, - дип белдерде.

Алга таба матбугат очрашуында сүз татар телен өйрәнү курсларының методикасы, аның дәвамлылыгы, укучыларның яшь үзенчәлекләре, файдаланыла торган дәреслекләр һ.б. турында барды. Хәзерге вакытта курслар узачак мәчетләрдә бүлмәләр барлык уку кирәк-яраклары, әсбаплар белән тәэмин ителде, техник чаралар белән җиһазландырылды, Татарстан мөхтәсибәтләре аша дәреслекләр таратылды. Моннан тыш, дәресләр үткәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен барлык санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алыначак: укучыларның медицина битлекләреннән килүләре һәм мәчеткә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри булачак.

Мәчетләрдә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк. Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Тәҗрибә буенча, алар кичке сәгатьләргә туры килә.

Очрашуда Рафикъ хәзрәт әлеге эшләрнең башында торган РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы тарафыннан башкарылган эшләр, аерым алганда, уку-укыту әсбаплары әзерләнү, яңа укыту методикалары, алымнары эшләнү турында сөйләп узды. Моңа кадәр кулланылышта булган методикалар үзләренең нәтиҗәсезлеге белән аерылып торса, РИИ методикасында телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү беренче планга чыгарыла: “Яңа методикалар кертүнең асылы – телгә кызыксыну тудыру өчен. Совет чорында методикалар бик буталчык булды, рәтләп сөйләшергә өйрәтү максат итеп куелмады, бары грамматиканы өеп бирәләр иде. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан бастырылган дәреслектә бу кимчелекләр төзәтелде, анда грамматика аз-азлап бирелә”.

Мөгаллимнәрне сайлап алуга да Нәзарәт тарафыннан зур таләпләр куелган: тәҗрибә, укучылар белән эшли белү, аудитория белән эшләүләренә, яңа методикаларны файдалануларына зур игътибар ителә. “Курслар кызыклы булса, йөрергә теләүчеләр булыр. Безнең өчен кешеләрнең эчке ихтыяҗы бик мөһим. Күп халык чакырып китерү төп максат түгел, җыелган укучыларны укыту, яхшы белем бирү тиешле”, – дип өстәде мөфти урынбасары.

Мәчет каршындагы татар теле курсларына башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай. Курсларда белем алу өчен 1 октябрьгә кадәр түбәндәге файлда күрсәтелгән мәчетләргә мөрәҗәгать итеп язылырга кирәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана