“Ярдәм” хәйрия фондында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектына багышланган матбугат очрашуы уза

28 сентябрь 2020 ел 16:28
“Ярдәм” хәйрия фондында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектына багышланган матбугат очрашуы уза

2020 елның 30 сентябрендә иртәнге сәгать унберенче яртыда (10:30) Казанда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды чатырында (Казан, Серов ур., 4а йорты) Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фондының “Гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау” юнәлеше буенча 2020 елда оештырылган икенче бәйгесендә җиңгән “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты дәвам итүгә багышланган матбугат очрашуы уза.

2018 елда “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты Президент грантлары фонды уздырган бәйгедә җиңү яулаган иде инде. Грант күләме буенча ул Татарстан буенча җиңгән 58 проект арасында беренче булды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 2018 елда тормышка ашырылган проект Президент грантлары фондының 3526 проекты арасында иң яхшы 100 проект исәбенә керде. Анда бер урынга 7 проект дәгъва итте.

Әлеге проектның социаль яктан әһәмиятле, актуаль булуы, проектны тормышка ашыручы команданың оста булуы нәтиҗәсендә, 2020 елда “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты яңадан грантка ия булды. Бу елда җиңү яулаган проектның гомуми бәясе - 15 539 330,00 сум. Грант күләме - 9 990 456,00 сум. Проектның калган чыгымнары фондның үз чаралары хисабына каплана. Проектның тәмамлану вакыты 2021 елның 31 декабренә туры килә.

Проектның максаты – күзләре күрмәгән һәм начар күргән кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү: курсларда аларга көнкүрештә кирәк булган күнекмәләрне һәм белем бирү, психологик һәм физик яктан тернәкләндерү.

 “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты инвалидларны тернәкләндерү мәсьәләсенә яңача якын килергә мөмкинлек бирә. Ул үз эченә белем бирү, медицина, психологик ярдәм күрсәтүне генә түгел, рухи-әхлакый яктан булышуны да ала. Курслар вакытында яхшы нәтиҗәләргә китерә торган төрле техник тернәкләндерү чаралары кулланыла. Тернәкләнү вакытында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын җиңеләйтерлек белем һәм күнекмәләр бирү, аларны төшенкелек халәтеннән чыгару, җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү, физик һәм психологик сәламәтлеген ныгыту, аралашу даирәсен киңәйтү.   

Матбугат очрашуында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Гүзәлия Минкина, проектны тормышка ашыруда катнашучы партнерлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча тернәкләнү узучылар катнаша.

Матбугат очрашуында катнашучыларны теркәү 9:30да башлана.

Матбугат очрашуы буенча өстәмә сораулар һәм аккредитация буенча 89911151921 телефонына шылтыратыгыз.

“Ярдәм” МИХФ матбугат үзәге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы