Бу көннәрдә республикада яшәүче дин кардәшләребез гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү буенча кампаниягә кушылды. Лаеш мөхтәсибәтендә мохтаҗларга 40 тонна яшелчә һәм 120 кг. бал өләштеләр. Моннан тыш, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 2 тонна азык-төлек юлладылар. Кайбыч мөхтәсибәте ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына һәм Казандагы “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсенә 300 дән артык бәрәңге һәм төрле яшелчәләр тапшырды. Акция дәвам итә. Мисал өчен, Биектау, Мамадыш, Апас районнарында гошер бәйрәме уздырылды.
Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.
Татарстан Диния нәзарәте әлеге юнәлешкә бик зур дикъкать белән карый. Республиканың барлык мәчетләре, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер. Һәр елдагыча гошер сыйфатында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр кабул ителә. Аннан соң азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.
Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да - күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, әмма гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр Пенсия фондыннан керемнәр турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр дә шушы ук телефонга шалтыратып мөрәҗәгать итә ала.
Гомумән, гошер мохтаҗларның милләтенә һәм диненә карамыйча, аларның үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.
Инкыйлабка кадәр мөселман татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә совет вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре белән алмаштырганнар. Хәзерге вакытта гошер җыю кебек күркәм гадәт Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрһүм дини һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның идеясе белән яңадан кире кайта.
Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара: 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.