Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасын тарата. Акция дәвам итә

02 октябрь 2020 ел 14:26
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасын тарата. Акция дәвам итә

Бүген,  сәфәр аеның 15 нче көнендә, (2 октябрьдә) ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга кабат гошер сәдакасын өләште. Аерым алганда, Алексеевск мөхтәсибәтендә яшәүче дин кардәшләребез 2 тонна яшелчә, Кукмара районы мөселманнары 5 тонна гошер тапшырды. Ә ике көн элек Кукмарада яшәүче дин кардәшләребез 3,1 тонна бәрәңге алып килгән иде. Акция дәвам итә!

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә,  уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Татарстан Диния нәзарәте әлеге юнәлешкә бик зур дикъкать белән карый. Республиканың барлык мәчетләре, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер. Һәр елдагыча гошер сыйфатында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр кабул ителә. Аннан соң азык-төлек җыелмаларын азкеремле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да - күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, әмма гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр Пенсия фондыннан керемнәр турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр дә шушы ук телефонга шалтыратып мөрәҗәгать итә ала. Гомумән, гошер мохтаҗларның милләтенә һәм диненә карамыйча, аларның үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара: 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы