Бүген, сәфәр аеның 12-нче көнендә (29-нчы сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Арча мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Ул, иң әүвәл Арча Үзәк мәчетендә район имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин белән очрашып, эшлекле очрашу үткәрде һәм райондагы дини вәзгыять, мөхтәсибәт эшчәнлеге, мәчетләрнең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләре белән танышты.
Әмир хәзрәт бүгенге көндә мөхтәсибәт тарафыннан алып барылган, дини дәгъвәткә һәм яшьләр белән эшләүгә караган проектлар турында сөйләде. Мөфти хәзрәтне район тормышындагы соңгы яңалыклар белән таныштырып, мөхтәсибәт карамагындагы мәчетләрнең бүген 87-гә җитүе хакында белдерде һәм Чөмә-Елга авылы халкының яңа мәчетне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәер-фатихасы белән ачып җибәрергә зарыгып көтүләре хакында белдерде.
Әлеге 52 хуҗалыклы, Сеҗе авыл җирлеге составына кергән Чөмә-Елга авылына иртәдән дәрәҗәле кунаклар, күренекле татар дин әһелләре күпләп кайтты. Барысының да теләге изге – тиз арада, фикер-нияткә берләшеп, күз ачып йомганчы мәчетне сафка бастырган бердәм авыл халкы белән очрашу, хәл-әхвәлләрен белешү.
Мәчет ачу тантанасы иртәнге сәгать унберенче яртыда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында, яңа сафка баскан мәчет ишегалдында җыелып, Коръән аятьләре укып, дога кылу белән башланып китте. Бүгенге күркәм вакыйгага, ягъни авылда яңа мәчет эшли башлау белән тәбрикләргә шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, ТР Президенты Аппараты вәкиле Раил Гомәров, Саба, Питрәч, Нурлат районы мөхтәсибләре һәм башка дин әһелләре, имамнар килде.
Мөфти хәзрәт үзенең чыгышында, җыелган халыкны тәбрикләп, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде:
– Бервакыт танылган галим, дин әһеле Ибраһим Әдһәм янына бер бик бай сәүдәгәр килә һәм: “Хәзрәт, минем гөнаһларым бик күп. Шәехләргә, хәзрәтләргә: “Мин нишлим?” - дип сорау бирдем, ләкин беркем дә җавап кайтара алмады. Минем гөнаһларым да, акчам да бик күп. Ләкин миңа шулай яшәве бик рәхәт. Минем гөнаһларым бар һәм булачак. Әмма шулай булуга да карамастан, минем Җәннәткә керәсем килә”, - дип сорау бирә. Галим аңа, җавап итеп, биш киңәш бирә: “Әгәр шул киңәшләремнең берсен генә үти алсаң да, күпме гөнаһың булуга да карамастан, сиңа зыян килмәс. Беренчесе – гөнаһ кылганда, син аны Аллаһы күрмәгән урында эшлә. Икенчесе – Аллаһының җиреннән чыгып китеп, гөнаһ эшлә. Аллаһының җирендә, Аның күз алдында оялмыйча, гөнаһ эшләп, син Раббыбызны ачуландырасың. Өченче киңәшем – син дә, Раббыбызга ачуланып, Аның ризыкларын ашама. Дүртенче киңәшем – Газраил фәрештә синең яныңа килеп баскач, аның белән аңлашып, сиңа тәүбә кылганчыга кадәр беркадәр вакыт бирсен, һәм син, тәүбә кылып, җәннәткә керерсең. (“Ә Газраил, беркемгә хәбәр бирмичә килеп, җанны алып китә бит”, – дип уйлап куя сәүдәгәр.) Бишенче киңәшем – Кыямәт көнендә, Кубарылу көнендә синең гөнаһларының күп булачак; Аллаһы Тәгалә: «Син тәмугка барасың”, - дип әйткәннән соң, сине тәмугка алып китү өчен ике фәрештә киләчәк. Син алар белән җәһәннәмгә барма”. “Алар бит миннән сорап тормый”, – ди сәүдәгәр һәм елап, хәзрәтнең өеннән чыгып китә. Берничә атна уза һәм бу кеше, тәүбәгә килеп, Ибраһим хәзрәт Әдһәмнең бик әйбәт шәкерте булып китә. Мөфти хәзрәт, чыгышын төгәлләп, гөнаһлар эшлисегез килсә, биш киңәшне кат-кат укыгыз дигән нәтиҗә чыгарды.
Аннан Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет төзелешенә зур өлеш кертүчеләрне Татарстан мөфтияте исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Әлеге истәлекле көнне мөфти кулыннан әлеге бүләкне “Ак Барс” агрокомплексы җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, Чөмә-Елга авылы имамы Рәдиф хәзрәт Салихов алды.
Аннары алга таба Чөмә-Елга мәчете төзелеше тарихына караган чыгышлар яңгырады һәм кунаклар, тасманы кисеп, мәчеткә керде. Өйлә вакыты керү белән, азан әйтелде һәм өйлә намазы укылды.
Мәчет авылның иң матур, якты, ерактан күренеп тора торган ачык урынында урнашкан. Урынын сайлаганда, һәр кеше өчен биш вакыт намазны мәчеткә йөреп укырга уңайлы булу күздә тотылган. Мәчет берьюлы кырыкка якын кешене сыйдыра ала. Барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә эшләнгән.
Мәчет төзү хыялын тормышка ашыру эшенә авыл халкы быел Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм “Ак Барс” агрокомплексы җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов катнашында җыелыш уздырып керешә. Апрель аенда җыен үткәрелә һәм яңа мәчет төзү карары кабул ителә. Май аенда яңа мәчеткә нигез салына, июнь башында аның стенасы өелә. Аллаһының рәхмәте белән җәй айларында бина тиз арада төзелеп бетә.
Мәчет төзелеше барышында төп финанс чыганакларын табу һәм төзелеш материалларын кайтарту авыл халкы җилкәсенә төшә. Шулай ук җирле эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче оешмалар, фермерлар зур матди ярдәм күрсәтә. Мәчет үзенең җыйнаклыгы белән аерылып тора, ул 9 метрга 6 метр зурлыгында эшләнгән. Бүгенге көндә барлык төзелеш, ремонт эшләре төгәлләнеп, районда 87-нче мәчет эшли башлады.