Татарстан мөфтие Казахстанның Казандагы Генераль консулын Болгарга Мәүлидкә чакырды

30 сентябрь 2020 ел 17:55
Татарстан мөфтие Казахстанның Казандагы Генераль консулын Болгарга Мәүлидкә чакырды

Бүген сафәр аеның 13 нче көнендә (30 сентябрьдә) ТР мөселманнары Диния нәзәратендә Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Җанболат Мурзалин булып китте. Хөрмәтле кунакны Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Камил хәзрәт Җанболат Мурзалинны Болгар шәһәрендә узачак традицион Мәүлид кичәсенә чакырды.  

Очрашу барышында Камил хәзрәт хөрмәтле кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәте алып барган киңкырлы эшчәнлек белән таныштырды. Җанболат Әхәт улында мөфтиятнең мәгълүмати сәясәт һәм мөселман медиапроектларын  (“Хузур ТВ” һәм “Азан” радиостанциясе) тормышка ашыру буенча тәҗрибәсе зур кызыксыну тудырды.

Җанболат Мурзалин шулай ук Казан шәһәрендәге һәм, гомумән, республикадагы мөселман инфраструктурасын югары бәяләде, Казахстан дин әһелләренең Болгар ислам академиясенә карата булган кызыксынуын белдерде. Камил хәзрәт Татарстанда 1500 мәчет, 8 мәдрәсә, 2 ислам югары уку йорты, шулай ук “Ярдәм” мәчетенең зур социаль проектлары – Балтачта млайлар өчен мөселман пансионаты һәм Теләче районындагы Балалар йорты турында сөйләп үтте.

Камил хәзрәт шулай ук кунакка нәзарәтнең һәр квартал саен “Шура” альманахын бастырып чыгаруын, анда республика мәчетләрендә һәр җомгада татар телендә яңгыраячак бердәм вәгазьләр тупланып бирелүен хәбәр итте. Ул шулай ук Татарстан мөфтиятенең кадрлар сәясәтен, аерым алганда, имамнарны аттестацияләү һәм кабат аттестацияләү, аларның белемнәрен арттыру мәсьәләләрен ачыклап үтте.   

Генераль консул, үз чиратында, Казахстанда татар диаспорасының иң зурысы булуын һзм зур калдыруын хәбәр итте. Татарлар Казахстанга XVII гасырда килеп төпләнгән һәм киңкырлы белем бирү һәм сәяси эшчәнлек алып барган.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Генераль консулга бүгенге очрашу истәлеге итеп  ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бастырылган Коръән мәгънәви тәрҗемәсен - “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын һәм «Светочь любви» китабын бүләк итте. Җанболат Мурзалин үз чиратында Камил хәзрәткә казах авторлары әсәрләрен һәм Каләм-ручка бүләк итте. “Сез дин әһеле генә түгел, галим дә бит әле. Бик күп язасыз”, - диде ул.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана