Татарстан Мөфтиенең өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

01 октябрь 2020 ел 09:22
Татарстан Мөфтиенең өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм хезмәт һәм сугыш ветераннары, өлкәннәр, әбиләр һәм бабайлар, аксакаллар, хәзрәтләр һәм абыстайлар! Кадерле дин кардәшләрем!

Бүген илебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәрне хөрмәтләү – Исламда бик әһәмиятле төшенчә, бу гамәл иманның һәм Аллаһны олылауның бер күрсәткече булып тора. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ  олы яшьтәгеләргә мәртәбәле мөнәсәбәт һәм рәхимлелек күрсәтү турында бихисап хәдисләр әйтеп калдырган: “Олыларга хөрмәт, кечеләргә игелек күрсәтмәгәннәр – бездән булмас” (Бохари), “Бәрәкәт өлкәннәрегез белән булыр” (Ибне Хиббан 559), “Аллаһны мактауларның берсе булып чәчләренә чал кергән мөселманга ихтирамлык тора” (Абу Дауд) һ.б. Ягъни динебез өлкәннәрне хөрмәтләүгә һәм кайгыртуга өнди. Имин тормышыбыз һәм аяз күгебез өчен рәхмәт йөзеннән без аларны кадерләргә тиешле. Аеруча ата-аналарны. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы һәм аларның догаларында яшибез. Аллаһы Тәгалә безне әти-әниләребезнең итагатьле балалары булырга һәм аларның йөзләрендә шатлыклар гына күрергә насыйп әйләсә иде.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы