"Вәлиулла хәзрәт Россиядә Ислам яңарышы белән бәйле процессларның башында торды"

01 октябрь 2020 ел 14:27
"Вәлиулла хәзрәт Россиядә Ислам яңарышы белән бәйле процессларның башында торды"

Бүген, сәфәр аеның 14 нче көнендә (1 октябрьдә), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе оештырды. Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, шәһид Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелде. Шуңа күрә бүгенге җыенның башыннан ахырына кадәр Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләрен яшь буынга җиткерү зарурлыгы кат-кат ассызыкланды. 

«IX Якупов укулары»нда зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның фикердәшләре һәм дуслары катнашты.  

Вәлиулла хәзрәт турында җылы хатирәләрне барлауга багышланган чара традицион рәвештә Изге Коръән аятләрен уку белән башланып китте. Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде һәм туган телне саклау һәм үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки Вәлиулла хәзрәт үзе дә әлеге мәсьәләгә битараф булмаган.

Быел фәнни-гамәли конференция үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган “Иман” нәшрияты оешуга 30 ел тулуга багышланды. Ул мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән күренекле мөселман дин әһеле, Исламның милләтнең терәге икәнлеген яхшы аңлаган шәхес, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе булып тора. Бүген аның тырышлыгы белән ачылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин билгеләп үткәнчә, Вәлиулла хәзрәт, халыкка дини тәгълиматны тарату өчен, халыкны агарту һәм мәгърифәтле итәр өчен “Иман” нәшриятын оештыра да инде.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия Федерациясе ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, Вәлиулла хәзрәтне Россиядә Ислам яңарышы белән бәйле процессларның башында торган һәм аның үсеше өчен шактый көч куйган шәхесләребезнең  берсе булды. Шулай ук Рәфикъ хәзрәт аның дини уку йортларын торгызу белән бәйле эшчәнлеген дә югары бәяләп үтте.

- Вәлиулла хәзрәт Исламның яңарышы өчен китаплар белән тәэмин итүнең үз традицияләребезне барлау, аларны халыкка кайтарудагы мөһимлеген аңлаган шәхесләребезнең берсе булды. Ул, мөселманнарның ихтыяҗларын эчтән белеп, меңләгән тиражлар белән бик күп китап чыгарды, - диде Р.Мөхәммәтшин, Россиядә барган процессларның Вәлиулла хәзрәт эшчәнлегендә чагылыш табуын ассызыклап.

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Вәлиулла хәзрәтнең мирасы бүген дә актуаль булуын билгеләп үтеп, аның хезмәтләрен сайланма әсәрләр итеп итеп чыгарырга тәкъдим итте. Аның мирасы белән яшьләрнең дә таныш булырга тиешлеген әйтте.

Татарстанның Баш казые, Вәлиулла Якуповның фәнни җитәкчесе булган Җәлил хәзрәт Фазлыев аның хезмәтләрен аңлар өчен, 90 нчы елларда яшәп карарга кирәклегенә басым ясады. Аның турындагы җылы истәлекләре белән бүлешеп, Җәлил хәзрәт Вәлиулла хәзрәт белән бик күп аралашуын, аның дин ягыннан бик гыйлемле булуын һәм диндә иң мөһим нәрсә, тышкы форма түгел, ә күңел икән, дигән фикергә килүен әйтте. Ә инде “Иман” нәшрияты белән бәйле эшчәнлегенә кагылып, 90 нчы еллар башында нәкъ менә Вәлиулла хәзрәтнең Җәлил хәзрәт укучылары өчен “Мөгаллим әүвәл” дәреслеген чыгарып бирүен хәбәр итте.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Вәлиулла хәзрәт Якуповның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен яңадан эшләтеп җибәрү, дини уку йортларында уку-укыту программаларын төзүгә керткән өлеше турында сөйләп, аның эшчәнлеген бик югары бәяләде. Җыеп кына әйткәндә, Вәлиулла хәзрәт ислам мәгариф системасы өчен үзенә күрә бер табыш булган. Ул бер үк вакытта оста оештыручы да, педагог та, белем бирү системасын уку әсбаплары белән тәэмин итүче дә – киләчәкне алдан күзаллап, уку-укыту процессын коручы да булган. 2008 елда Вәлиулла Якупов беренче мәртәбә бөтен дини уку йортлары өчен стандартлар эшләгән һәм шуның белән бергә, республикадагы дини уку йортларының алга таба эшчәнлеген тәэмин иткән.

Бүгенге көндә “Иман” нәшриятын “Апанай” мәчетенең имам-хатыйбы, Россия ислам институты ислам теологиясе кафедрасы доценты Нияз хәзрәт Сабиров җитәкли. Ул бүгенге җыенда “Иман” нәшриятының эшчәнлеге турында тәфсилле мәгълүмат бирде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 1990 еллар башында үз эшчәнлеген бик авырлыклар белән, буш урында башлап җибәргән “Иман” нәшрияты 2010 елларга үсеш кичереп, анда басылган әдәбият исемлеге (шул исәптән татар һәм рус телләрендә Хәнәфи мәзһәбендәге галимнәр хезмәтләре) 1000 исемнән артып китә. Өстәвенә вакытлы матбугат чаралары даими чыгып килә, яңалык тарафдары булган Вәлиулла хәзрәт, Интернет барлыкка килү белән, сайтлар ясап, Ислам үсешенә үзеннән өлеш кертә. Халык арасында булган зур ихтыяҗ шул рәвешле каплана. Ә 2014-2020 елларда нәшриятта 50 дән артык исемдәге яңа китаплар басыла.

Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы өлкән укытучысы Айдар Кәрибуллин да, Вәлиулла хәзрәт Якуповның сөнни дини тәгълиматны торгызуда дини мәгариф, нәшрият эше һәм интернет юнәлешендә эшләвен ассызыклады. Аның үз хезмәтләрендә мөселман өммәте каршында торган проблемаларны күтәреп чыгуын хәбәр итте.

Якупов укулары кысаларында “Иман” нәшрияты хезмәткәрләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Үз вакытында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган “Таян Аллага!” әдәби бәйгесенә йомгак ясалды. Хәзерге вакытта әлеге әдәби бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм "Идел" журналы белән берлектә оештырыла.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Вәлиулла хәзрәтнең дини, милли, тарихи язма мирасын яшь буыннарга җиткерү максатыннан, «X Якупов укулары»нда мөселман уку йортлары шәкертләрен дә катнашырга чакырды.

Конференция мәрхүмнең рухына дога кылу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана