Татарстан мәчетләрендә татар теле дәресләре башланып китте. “Хөзәйфә”дән репортаж

01 октябрь 2020 ел 14:49

Бүген, сәфәр аеның 14-нче көнендә (1-нче октябрьдә), рәсми рәвештә Татарстан мәчетләре каршындагы курслар кысаларында янәдән татар теле дәресләре башланып китте. Башка еллардан аермалы буларак, яңа уку сезонында тел үзләштерү дәресләре 100 мәйданчыкта оештырыла.

Бүген беренчеләрдән булып башкалабызның “Хөзәйфә” мәчетенә укучылар иртәнге тугыздан ук җыела башлады. Быел биредә дүртъеллык мәчет каршындагы курсларга барлыгы 534 кеше йөри, шуның 128-е балалар. Курсларның татар теле дәресләренә исә 30 кеше язылган. Мәчет каршындагы курслар үзләре татар телендә алып барылса, татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен уздырыла.

Бу 2 төркемлек тыңлаучы дигән сүз. Сәгать унда биредә Татарстан мөфтияте вәкилләре, журналистлар катнашында тантаналы рәвештә мәчет каршындагы курслар ачылды һәм беренче дәрес татар теленнән үткәрелде. Тел дәресләренә беренче чиратта башлап өйрәнүчеләр, сөйләм телен камилләштерергә теләүчеләр, татар тарихын өйрәнергә ният белдерүчеләр килгән.

“Хөзәйфә” мәчете каршында урнашкан мәдрәсә бинасы уку-укыту өчен барлык кирәк-яраклар, санитария-саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Укучыларга беренче эш итеп нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты кабаттан бастырган “Татар теле” дәреслекләре өләшенде. Монда укучылар зур, якты, матур бүлмәләрдә белем алалар. Мәчет каршындагы курслар дәрәҗәсендә үтүче дәресләр өчен биредә Казанда иң яхшыларыннан саналган шартлар тудырылган. “Иң мөһиме – класслар зур. Киләчәктә татар телен өйрәнү дәресләрен киңәйтү өчен мөмкинлекләребез бар. Безнең мәчет каршындагы курсларда барлык дәресләр дә татар телендә уза, үзара аралашу татар телендә бара. Кемнәрнең татар телен белү дәрәҗәсе түбән – хәзер менә аларга бик теләп татар теле дәресләрен өйрәнүне тәкъдим итәбез”, – дип аңлатты “Хөзәйфә” мәчете каршындагы курсларның завучы Гөлфирә Гыйрьфанова.

“Хөзәйфә” мәчетендә татар теле дәресләрен 25 елдан артык педагогик стажга ия Флера апа Ханнанова алып бара. Аның дини уку йортларында тел укыту буенча зур тәҗрибәсе бар – ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ачылганнан бирле татар теле, әдәбияты, татар халкы тарихы дәресләрен алып барган. Ә менә мәчет каршындагы курсларда өченче ел белем бирә. Ул ассызыклап узганча, курсларга телне төрле дәрәҗәдә белүчеләр, катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр килә.

Флера апа татар телен башка телләр грамматикасы, әйтик, рус, гарәп телләре чагыштырмасында өйрәтә. Әлеге телләрнең татар теле белән нинди уртак һәм аермалыклы яклары бар һ.б. аңлатып бирә. Русча сөйләшә торган шәкертләр белән индивидуаль эшли – алар белән дәрестән соң да шөгыльләнә.

Мөгаллимә татар мәктәбен тәмамлап килүчеләр белән сөйләм телен үстерү дәресләрен дә алып бара. “Хәзер телебезгә рус сүзләрен өстәп сөйләү кереп китте. Телебезне рус сүзләреннән арындыру, саф татар әдәби телендә сөйләшергә күнектерү кирәк. Тагын бер максат – әдәбият белән таныштыру һәм китап белән эшләргә өйрәтү. Татар мәктәбен тәмамлап килүчеләр арасында да әдәбият белән кызыксыну аз. Хәзер халыкка китап тоттыру бик авыр. Миңа: “Апа, рәхмәт, китап укырга өйрәттегез”, – дип әйтүчеләр дә булды. Татар мәктәбен тәмамлап килүчеләр белән төп максат – телне камилләштерү һәм татар тарихын өйрәтү. Милли үзаңны үстермичә торып алар телнең кирәклеген аңлап бетерә алмыйлар”, – дип белдерде ул. Дәресләрдә әдәбият аркылы әхлак тәрбиясе бирү, тарих аша милли үзаңны үстерү алып барыла.

Дәресләргә төрле яшьтәгеләр килә: өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итә. “Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бар – нинди яшьтә булуларына да карамастан, индивидуаль якын килү кирәк, – диде мөгаллимә. – Башта укучының белем дәрәҗәсен ачыклау, аның белән әңгәмә үткәрү кирәк. Шуннан соң шәхес белән эшли башлыйсың. Таҗик милләтеннән булучылар бар. Алар белән эшне әлифбаны өйрәнүдән башлыйбыз”.

Флера Ханнанова үзе методик һәм фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. Дини уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслек эшләгән. Контингентка карап, Флера апа тел үзләштерү чыганакларыннан киң файдалана.

Үз чыгышында ул «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән дәреслеккә югары бәя бирде һәм аны төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Дәресләргә килүчеләр арасында үзләренең теләкләре, хис-кичерешләре белән уртаклашучылар да булды:

– Мин Башкортстаннан күчеп кайттым. Мәктәптә укыганда гел русча гына укырга туры килде, татарча сөйләшергә бары өйдә генә өйрәндем. Ә менә берничә ел элек “Хөзәйфә” мәчете каршындагы курсларга килгәч, миңа татарча сөйләшүе бик авыр булды. Биредә укучы хатын-кызлар һәм абыстай белән татарча сөйләшергә өйрәндем. Мин хәзер “Хузур ТВ” каналыннан татарча тапшырулар карыйм, ислам тарихы, мәчетләр турында тапшыруларны көтеп алам. Без хәзер татар телен һәм тарихын җентекләп өйрәнә алабыз, бу безгә бик зур бүләк булды. Без үзебез үзләштергәнне балаларга да җиткерәчәкбез, аларны татар теле белән кызыксындырачакбыз. Өйгә кайтып өйрәнгән догаларны кабатлыйбыз икән, безнең арттан балалар да кабатлый. Телне өйрәнү мөмкинлеген тудыручыларга, оештыручыларга, Президентыбызга, мөфтигә, абыстайга зур рәхмәт, – дип белдерде Зимфира Мозаффарова.

“Бирегә гарәп теле дәресләрен генә түгел, татар телен дә өйрәнү өчен килдем. Мин Магнитогорскида үстем, мин анда бары рус телен генә өйрәндем. Хәзер бик тә татар телендә сөйләшергә өйрәнәсем килә. Аллаһыга шөкер, бүгенге көнгә мин Коръәнне оригиналдан тулысынча укырга өйрәндем. Бу - минем өчен тормышымда бик зур казаныш. Хәзер акрынлап татар телен өйрәнәм. Коръән укытучысы Гөлфирә абыстай дәресләрне татар телендә алып барды, аңа бик зур рәхмәт. Шулай ук бу мәдрәсә бинасын булдыручыларга, дәресләрне үткәрүчеләргә рәхмәт”, – диде Сәгадәт Хамитова.

2020-2021 нче уку елында татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар Татарстанның 45 мөхтәсибәтен колачлаячак, шул исәптән – Казанның 45 мәчетен. Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк. Хәзерге вакытта курслар узачак мәчетләрдә бүлмәләр барлык уку кирәк-яраклары, әсбаплар белән тәэмин ителде, техник чаралар белән җиһазландырылды, Татарстан мөхтәсибәтләре аша дәреслекләр таратылды.

2019-2020 нче уку елында республикабыз мәчетләре каршында узган татар теле курсларын 436 тыңлаучы уңышлы тәмамлады һәм телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү хакында сертификатларга лаек булды. Гомумән, Татарстан мәчетләре каршында татар теле курсларын оештыру тәҗрибәсе 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Барлыгы әлеге курсларны 1327 кеше тәмамлады.

Мәчет каршындагы татар теле курсларына башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай.  Язылу дәвам итә. Контактлар - кушымтада.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана