Бүген Казанда "Таян Аллага" әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

01 октябрь 2020 ел 15:16
Бүген Казанда "Таян Аллага" әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үз вакытында танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган “Таян Аллага!” әдәби бәйгесенә йомгак ясалды.  Хәзерге вакытта әлеге әдәби бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм "Идел" журналы белән берлектә оештырыла.

“ТАЯН АЛЛАГА!” ӘДӘБИ КОНКУРСЫНЫҢ 2019-2020 ЕЛГЫ ЙОМГАКЛАРЫ:

МАХСУС БҮЛӘК 

  • Әбүдәрова Ландыш Роберт кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре).

ШИГЪРИЯТ

  • 1 урын - Галәветдинова Дания Нурулла кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре);
  • 2 урын  - Тазитова Зилә Ринат кызы (Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы), Хәмитова Рамилә Равил кызы (Татарстан Республикасы, Лаеш районы);
  • 3 урын - Йосыпова Рәмзия Рәүф кызы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре), Гыйззәтуллина Илһамия Линар кызы (Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы).

ЧӘЧМӘ ӘСӘР

  • 1 урын Гафарова Гөлназ Фәвәдис кызы (Башкортстан Республикасы, Краснокама районы).

ПУБЛИЦИСТИКА

  • 1 урын Хәбибуллин Ильяс Булат улы (тумышы белән Татарстанның Мамадыш райоыннан, хәзерге вакытта Ижевск шәһәрендә яши).
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы