Татарстан мөфтие Болгар ислам академиясен Гамәлгә куючылар советы утырышында катнашты

01 октябрь 2020 ел 16:56
Татарстан мөфтие Болгар ислам академиясен Гамәлгә куючылар советы утырышында катнашты

Бүген, сәфәр аеның 14 нче көнендә (1 октябрьдә), Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, БИАны Гамәлгә куючылар советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов Болгар ислам академиясенең Гамәлгә куючылар советы утырышында катнашты. катнашты. Ә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан хәзрәт Аббясов видеоконференция форматында элемтәгә чыкты.

Чара Коръән аятьләре уку белән башланды. Утырышны БИАны Гамәлгә куючылар Советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Утырышта Ислам фәннәре докторының дин гыйлеме дәрәҗәсен алу өчен диссертацияләр яклауның нәтиҗәләрен раслау, максатчан юнәлешле укыту мәсьәләләре, Академия эмблемасын раслау һәм башка мәсьәләләр каралды.

Диссертацияләр нәтиҗәләрен раслау мәсьәләсе турында фикер алышу Ислам фәннәре докторлары катнашында узды. Фикер алышу барышында БИАны Гамәлгә куючылар советы әгъзалары аларның фәнни эшләре темасы буенча сораулар бирде, аларны мөселманнар тормышында ничек итеп кулланып белән кызыксынды.

БИАны гамәлгә куючылар Советы утырышында Ислам фәннәре докторы дин гыйлеме дәрәҗәсен алу өчен 9 диссертация яклану нәтиҗәләрен раслау турында карар бертавыштан кабул ителде. Утырыш Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең дога кылуы белән тәмамланды

БИА матбугат хезмәте фотосурәтләре һәм мәгълүматы кулланылды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана