Мөфтинең җомга нәсихәте: "Раббыбыз гаилә әһелләре арасындагы хокукларның гадел рәвештә үтәлүен таләп итә"

02 октябрь 2020 ел 08:03
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Раббыбыз гаилә әһелләре арасындагы хокукларның гадел рәвештә үтәлүен таләп итә"

Кадерле дин кардәшләр! Мөхтәрәм милләттәшләр!

Ислам динендә гаилә коруга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирелә. Аллаһы Тәгалә гаилә әһелләре арасындагы хокукларның гадел рәвештә үтәлүен таләп итә. Гаиләләр төрле була: бәхетле, ә кемдер бәхетсез. Бала өчен бәхетле гаилә ул зур бер әкияти сарай шикелле, анда әтисе – падишаһ, ә әнисе – патшабикә. Әмма бу фани дөнья камил түгел, шуңа күрә сарайлар да җимерелә, әкиятләр дә эреп юкка чыгарга мөмкин. Мондый чакта бик еш ата белән ана, үзләре дә сизмәстән, баланы бер-берсенә каршы салкын сугышта корал итеп кулланалар. Гәрчә гаилә таркалуда гаебе булмаган бер генә тараф бар, ул – бала. Аллаһ Раббыбыз безгә нарасыйларыбызны үзара үпкәләшләрнең җимергеч дулкыныннан саклар өчен зирәклек һәм сабырлык бирсә иде.

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана