Татарстан мөфтие Питрәч районында урнашкан 3 нче төзәтү колониясендә булды

02 октябрь 2020 ел 16:19
Татарстан мөфтие Питрәч районында урнашкан 3 нче төзәтү колониясендә булды

Бүген, сәфәр аеның 15 нче көнендә (2 нче октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районына эшлекле сәфәр кылды. Беренче эш итеп ул Пановка авылында урнашкан 3 нче төзәтү колониясендә булды. Мөфтине колония җитәкчесе Александр Мелешенко каршы алды һәм экскурсия үткәрде. Камил хәзрәт биредә ашханәне, отрядлар бүлмәләрен, йокы урыннарын карады.

Очрашуларда шулай ук Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең тоткыннар белән очрашуы колония эчендә урнашкан “Рәхмәтулла” мәчетендә узды. Мәчетнең имам-хатыйбы булып Солтан хәзрәт Сөләйманов хезмәт итә. Камил хәзрәт, гадәттәгечә, рухи вә тәрбияви вәгазьләр сөйләде, пәйгамбәрләр тарихыннан кыйссалар бәян итте, тормышыбызда төп юл күрсәткече Коръән булырга тиешлегенә басым ясады һәм барлык сорауларга җавапны Коръәннән эзләү кирәклекне ассызыклады, дини чыганаклардан, хәдисләрдән үгет-нәсыйхәтләр китереп, тоткыннарның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.Камил хәзрәт, гадәттәгечә, рухи вә тәрбияви вәгазьләр сөйләде, пәйгамбәрләр тарихыннан кыйссалар бәян итте, тормышыбызда төп юл күрсәткече Коръән булырга тиешлегенә басым ясады һәм барлык сорауларга җавапны Коръәннән эзләү кирәклекне ассызыклады, дини чыганаклардан, хәдисләрдән үгет-нәсыйхәтләр китереп, тоткыннарның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.

Мөфти Камил хәзрәт нәзарәт әзерләп бастырган Коръәннең татар теленә мәгънәви тәрҗемә басмасы белән таныштырды һәм әлеге китапны колония китапханәсенә бүләк итеп тапшырды. Ул, Коръәнне аңлар өчен дөрес, яхшы, тирән эчтәлекле тәфсирләр укырга кирәклеген әйтте. Тәфсир кылучы кешенең ислам фәннәре буенча белемле булырга тиешлеген әйтте.

Тоткыннар кешеләрне дингә һәм намазга чакыру юллары, намазны хошуг белән кылу, Коръән уку буенча сорауларга җаваплар алды. Камил хәзрәт колониядә урнашкан мәчеттә татар теле курсларын оештырырга тәкъдим итте. Ә тоткыннар “Хозур” нәшриятында басылган китапларны киләчәктә дә бик теләп күрергә теләүләре хакында җиткерде. Моннан тыш, тоткыннар Корбан бәйрәме көннәрендә китерелгән корбан итләре өчен мөфти Камил хәзрәткә бик зур рәхмәт әйтте.  

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренә караганда, республикадагы 9 колониягә Корбан бәйрәме көннәрендә 1500 кг корбан ите өләшенгән, “Хозур” нәшриятында бастырылган китаплар таратылган.

Мөфти хәзрәт колониядә утыручылар өчен дини гыйбадәтләрне үтәр өчен барлык шартлар тудырылуына сөенүен әйтте. Тоткыннарның колониядә, элек кылган хаталарына тәүбә кылып, чистарынып, иреккә чыккач, яңа тормыш башларлар, дини тәгълиматлар нигезендә яшәрләр дигән өметен җиткерде.

Камил хәзрәт киләчәктә дә колониядәге тоткыннар белән очрашуларны дәвам итәргә ниятләвен белдерде. Мөфти Татарстанның 5 нче колониясенә барып очрашу үткәрергә тели.

Колония җитәкчелеге һәм Илдар хәзрәт Баязитов мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга очрашуга килгәне өчен рәхмәт белдерде һәм РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте коллегия утырышында катнашырга чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана