Казан шәһәренең «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

02 октябрь 2020 ел 16:10
Казан шәһәренең «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Бүген, сәфәр аеның 15 нче көнендә (2 октябрьдә), «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы узды. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясенең PrivateClub әгъзалары һ. б. катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, намаз уку бүлмәсе РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе PrivateClub әгъзалары тырышлыгы белән төзелгән.

Намаз уку бүлмәсе сәүдә үзәгенең 3 нче катында урнашкан. Намаз уку бүлмәсенә Иранның Генераль консуллыгы аша керергә кирәк. Тәһарәт алу бүлмәсен караганнан соң, кунаклар намазга уку бүлмәсенә җыелдылар. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин беренче азанны әйтте, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов дога кылды. Аннан соң кунаклар җәмәгать намазы укыды.

Моннан тыш, намаз уку бүлмәсенә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бастырылган Коръән мәгънәви тәрҗемәсе - “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмалары бүләк ителде.

Хәзерге вакытта «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачу буенча сөйләшүләр алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы