Питрәч районының Пановка авылында “Хәлил” мәчете ачылды

02 октябрь 2020 ел 17:26
Питрәч районының Пановка авылында “Хәлил” мәчете ачылды

Бүген, сәфәр аеның 15нче көнендә (2 нче октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районына эшлекле сәфәре кысаларында күркәм вакыйгада – Пановка авылында мәчет ачу тантанасында катнашты. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга шулай ук республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, “Пановка авыл җирлеге муниципаль берәмлеген үстерүгә ярдәм күрсәтү» фонды рәисе, мәчет төзелешен алып баручы Руслан Хәлилов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде.

Пановка авылында “Хәлил” мәчетен төзелеше 2018 елның 19 октябрендә башлана, 685 көн дәвам итә. Яңа сафка баскан мәчеттә барлык уңайлыклар тудырылган, тәһарәтханәсе, коляскага утырып йөрүче кешеләр өчен пандус куелган. Мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, яшелләндерелгән, куаклар утыртылган. “Хәлил” мәчете берьюлы кырыкка якын дин кардәшебезне сыйдыра. Мәчет каршында киләчәктә балалар мәйданчыгын ясау ниятләнә.

Чара Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте.

Әлеге чарада катнашучыларны республика мөселманнары һәм мөфтият исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде:

– Республикабызда елына утызга якын мәчет ачыла. Бу – Раббыбызның нигъмәте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Кем бу дөньяда мәчет төзесә, Аллаһы Тәгалә ахирәттә, Җәннәттә аңа сарай бүләк итәр”, – дип әйтә. Бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем Коръәннән бер аваз, бер хәреф укыса, бер изгелек ала һәм изгелегебез унга тапкырлана. Мин: “Әлифләммим” бер хәреф, дип әйтмим, киресенчә, “әлиф” бер хәреф, “ләм” бер хәреф, “мим” - бер хәреф», – дип әйтә. “Әлифләммим” өч төрле хәреф булып санала. “Әлифләммим”не укыган кеше утыз савап ала.

Камил хәзрәт мәчет ачуда катнашучыларга: “Кая керүе җиңел – Җәннәткә, Тәмугкамы?” – дип сорау бирде. “Җәһәннәмгә акча түләп, икенче төрле әйткәндә, билет алып керәсең. Бушлай кертмиләр сине. Җәннәт юлы исә бушлай. Намаз уку – бушлай, мәчеткә керү – бушлай, ураза тоту – бушлай. Җәннәт юлы бушлай бирелә. Бер гөнаһ кылсаң, бер гөнаһ языла, тәүбәдән соң ул да бетерелә. Бер изгелек кылсаң, аятьтә килгәнчә, унга тапкырлана. Икенче төрле әйткәндә, бер гөнаһ кылсак, бер гөнаһ языла, тәүбәдән соң ул да гафу ителә. Изгелек кылсак, уннан алып күпкә тапкырлана”, – дип, нәсыйхәтләрен бирде мөфти.

Татарстан мөфтие “Пановка авыл җирлеге муниципаль берәмлеген үстерүгә ярдәм күрсәтү» фонды рәисе, мәчет төзелешен алып баручы Руслан Хәлиловка нәзарәтнең “Бердәмлек” медален тапшырды. Әлеге бүләк аңа милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек өчен бирелде.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчетләрнең мөселман кешесе тормышындагы әһәмияте һәм аларны кадерләп, карап тору, ярату турында сөйләде.

Район җитәкчелегенә һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләре әйтелеп, чыгышлар тәмамланганнан соң, кунаклар, тасманы кисеп, мәчеткә керде. Биредә беренче җомга вәгазен һәм намазны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Ул җыелган халыкка яшьлекнең кадерен белү, дин юлында хезмәт итүнең әһәмияте, мөселман кешесенең җәмгыять алдындагы бурычлары һәм вазыйфалары турында сөйләде.

Җомгадан соң мөфтинең сәфәре Питрәчтә Үзәк мәчет төзелеше белән танышу белән дәвам итте. Районның имам-мөхтәсиб Габбас хәзрәт Кадиров Камил хәзрәтне мәчет төзелеше проекты һәм ел ахырына кадәр тормышка ашырырга ниятләнгән эш планы белән таныштырды. 

Бүгенге көндә Питрәч районында 20 мәчет эшли. Яңа Шигали, Көек, Богородское, Питрәч авылларында 4 яңа мәчет төзелеп килә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана