Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Хөрмәтле укытучылар! Кадерле мөгаллимнәр, остазлар!
Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Һәр ел саен 5 октябрьдә илебездә укытучылар көне билгеләп үтелә. Мин ихластан Раббыбыздан һәр остазга авыр һәм игелекле мәгърифәт юлында Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде, дип дога кылам!
Бүген безнең республикада мәчетләр каршында һәм мөселман уку йортларында 1700гә якын мөгаллим укыта. Алар халыкка фидакарьләрчә һәм Аллаһ ризалыгы өчен динебезнең нигезләрен һәм Ислам турында доктор дәрәҗәсендәге гыйлемнәр бирә. Коръәннең “Йосыф” сүрәсендә болай диелә:
و فوق كل ذي علم عليم
Мәгънәсе: “Һәр гыйлем иясенең өстендә тагын да яхшырак белгән берәү бар” (“Йосыф” сүрәсе, 76 аять). Ә пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: “Галим дәрәҗәсе гыйбадәт кылучыныкыннан шуның кадәрле өстен ки, Минем һәм сезнең арадан иң лаексыз кеше арасындагы аерма кебек. Кешеләрне яхшылыкка чакыручыларга Аллаһының рәхмәте ява, һәм аңа фәрештәләр, күк һәм җир әһелләре, хәтта кырмыска оясындагы кырмыскалар да дога кыла”.
Күргәнегезчә, Исламда мәгарифкә һәм халыкка гыйлем бирү хезмәтенә зур игътибар бирелә. Әмма динебездә белем бирүнең бер мөһим шарты бар - «иҗазә» (рөхсәт, диплом) яки «иснәд» (хәдис гыйлемендәге шәҗәрә, чылбыр, хәдис сөйләүчеләрнең бер-бер артлы килүләре), ягъни гыйлем чылбырына ия булу. Мондый остазлардан алынган гыйлем хак була. Шул рәвешле, бүгенге көндә мәгълүмат таратуның нинди генә заманча ысуллары булса да, иң хәерле гыйлем - мәчеткә яки мәдрәсәгә барып остаз каршында алганы. Аллаһы Тәгалә безне төрле адашулардан сакласын, галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп итсен!
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин