Татарстан мөфтие – ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия утырышында

06 октябрь 2020 ел 14:24
Татарстан мөфтие – ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия утырышында

Бүген, сәфәр аеның 19 нчы көнендә, (6 октябрьдә), Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче тапкыр ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында катнашты. ТР Дәүләт Советында узган утырышны комиссия рәисе Марат Әхмәтов алып барды, комиссиянең эш планы белән таныштырды.

Киңәшмә вакытында ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзалары ТР муниципаль районнары, шәһәр округлары белән эшләү өчен беркетелде. Аннары, конкрет чараларга күчеп, комиссиянең әдәби бәйгесен игълан итү һәм бәйгенең нигезләмәсен раслау, мәдәният, сәнгать, нәфис сүз, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем һәм тәрбия бирүнең иң яхшы тәҗрибә үрнәкләрен ачыклау буенча бәйгеләр үткәрү, татар теленең әдәби матурлыгын, зәвыгын районнарга йөреп пропагандалау буенча мобиль төркем туплау, интернет челтәрендә татар контентын арттыру һ.б. турында сүз алып барылды.

Татарстан мөфтияте эшчәнлегендә татар телен һәм татар милли үзенчәлекләрне саклап калу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Мөфтият, аның гамәлгә куйган оешмалары, мәчетләре һәм уку йортлары эше татар телендә алып барыла, шул исәптән республика чикләрендәге эш кәгазьләре һәм эшлекле багланышлары да.

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте республика мәчетләрендә татар телле мохит булдыру һәм саклау буенча берничә башлангыч алып бара. Мисал өчен, мәчетләрнең мәйданчыклары татар теле курсларын, дини, иҗтимагый, яшьләр һәм балалар өчен махсус татар телле чараларны, халыкка татар телендә хезмәт күрсәтү һәм консультацияләр бирүне, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче вәгазьләр укуны оештыру өчен файдаланыла. Октябрь аеннан Татарстандагы йөз мәчеттә киң күләмдә алты айлык татар теле дәресләре башланып китте. Мәчет каршындагы курсларга йөрүчеләр телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерәчәк дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана