«Ярдәм» фонды «Тормыш юлы» акциясен яңадан башлап җибәрде

06 октябрь 2020 ел 14:20
«Ярдәм» фонды «Тормыш юлы» акциясен яңадан башлап җибәрде

Октябрь башыннан «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды «Тормыш юлы» социаль акциясен яңадан башлап җибәрде. Акция кысаларында социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары таратылачак. Әлеге проект Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Билгеле булганча, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды, апрель башында, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч, Казанда «Тормыш юлы» социаль акциясен башлап җибәргән иде. Әлеге акция кысаларында йөзләгән казанлы, чит илләрдән килеп укучы дистәләгән студент көн саен ланч-боксларда бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителде.  

Баштарак «Тормыш юлы» акциясен коронавирус пандемиясе вакытында гына үткәрү күздә тотылган иде. Чикләү чараларын бетергәннән соң, акция төгәлләнергә тиеш иде. Әмма ярдәмгә мохтаҗларның саны кимемәве ачыклангач, вакытлыча дип саналган акция Фондның даими рәвештә тормышка ашырыла торган проектына әверелде.

Шулай итеп, Президент грантлары фонды хисабына 320 гаилә (мохтаҗлар, азкеремлеләр, физик мөмкинлекләре чиклеләр) ай саен азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителәчәк. Ә 200 гаиләгә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән азык-төлек җыелмалары таратылачак.

Моннан тыш, «Ярдәм» фонды көн саен азкеремле һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләрне кайнар аш белән тәэмин итә, аларга фонд хезмәткәрләре һәм волонтерлар ланч-бокслар тарата. Әлеге чаралар бу затларның авыр хәлен җиңеләйтергә һәм пандемия вакытында аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Сез дә читтә калмагыз! Булдыра алганча ярдәм итегез!

«Тормыш юлы» акциясендә һәрбер кеше катнаша ала.

Кайнар элемтә телефоны: +79600480778 (Саклык картасына тоташкан).

Саклык картасы номеры: 4274 2780 2038 4288

ФИО: Баязитов Илдар Рәфкат улы.  ⠀⠀
Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих». ⠀

Шулай ук 7715 номерына, НУР сүзен язып, смс юлларга мөмкин (50 сумнан башлап). 

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды матбугат хезмәте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы