Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты “Исламдагы агымнар һәм фиркалар” китабын кабаттан бастырды

09 октябрь 2020 ел 13:21
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты “Исламдагы агымнар һәм фиркалар” китабын кабаттан бастырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Дамир Шәһәвиевнең “Исламдагы агымнар һәм фиркалар” (“Исламские течения и группы”) китабын тулыландырып, өстәмә материаллар белән кабаттан бастырды.

Яңартылган "Исламдагы агымнар һәм фиркалар" китабы ислам теологиясе, шәригать фәннәре студентлары өчен дә, ислам белеме буенча квалификация күтәрү курсларындагы тыңлаучыларга да файдалы булыр.

Әлеге әсбапта сөнниләр, шигыйләр, могътәзилиләр, хариҗилар һәм мөрҗиләр, шулай ук ваһһабчылар, тәблигъчылар, ихванчылар, тәһрирчеләр, тәкфиритләр кебек ислам динендәге очраган агымнар каралган.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63.

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09.

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана