Мөфти һәм Нәзарәт командасы Казан марафонында катнашты

11 октябрь 2020 ел 11:29
Мөфти һәм Нәзарәт командасы Казан марафонында катнашты

Бүген, сәфәр аеның 24-нче көнендә (11-нче октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин VI Казан марафонында (АК БАРС Банк Казан марафоны) катнашты. Травмага карамастан, ул 10 чакрымлык йөгерү дистанциясен йөгерде. Финиш сызыгында мөфти хәзрәтне мөселман яшьләре һәм имамнар каршы алды.  

Мөфти хәзрәттән кала, массакүләм йөгерешнең төрле дистанцияләренә Нәзарәт командасы да чыкты, аерым алганда “Хәләл” стандартлары комитеты, “Хозур” нәшрият йорты, район мөхтәсибәтләре һәм дини оешмаларыннан 10 кеше. 

Камил хәзрәт Татарстанда узучы йөгерү ярышларын беркайчан калдырмый. Мисал өчен, агымдагы елның 8 августында Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны – TIMERMAN» стартларында ул финишка уңышлы килеп җитте. Элегрәк ул башка стартларда да актив катнашты. 2 августта мөфти Казанда "ЗаБег.РФ" синхрон дистанцион йөгерүдә чыгыш ясады. 2018 һәм 2019 елларда Казан милли ярыммарафоны кысаларында Камил хәзрәт 21,1 км дистанцияне йөгереп узды. 2019 елның язында «Казан марафоны»нда ул 42 км араны чапты. Шул ук елны Камил хәзрәт «Ночная Казань – 2019» йөгерешендә катнашты.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары – яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумшелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. Шунысы мөһим, спорт ярышларын оештыру буенча актив эш алып бару һәм турнирлар яшьләр арасында дини күралмаучанлык идеяләренә каршы көрәштә үзен нәтиҗәле күрсәтте. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма [аларның] икесендә дә хәерлелек бар...” ТР мөселманнары Диния нәзарәте джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия ярышлары һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча республика турниры кебек ел саен үткәрелә торган спорт чараларын оештыручы булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана