Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые вафат. Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

11 октябрь 2020 ел 12:13
Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые вафат. Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

Бүген, сәфәр аеның 24нче көнендә, Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин бу дөньядан китеп барган. Кайгылы хәбәр килеп ирешү белән, Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмдагы @kamilhazrat рәсми битендә хәзрәтнең якыннарының ачы хисләрен уртаклашты: 

"Россия мөселманнары олы югалту кичерә - бүген иртә белән Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин безнең арадан китеп барган. Озак еллар дәвамында шушы җаваплы вазифаларны намус белән башкарып, ул шушы төбәктә ислам үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен динебез өчен җан атып башкара. Аның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе мөселман җәмгыятенә әле күп файда китерә алыр иде. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының, аеруча улы, Самара өлкәсенең хәзерге мөфтие Талип хәзрәт Яруллинның тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән Вәгыйзь хәзрәтнең гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана