Татарстан мөфтие мөселман лидерларын котлады

12 октябрь 2020 ел 13:01
Татарстан мөфтие мөселман лидерларын котлады

Бүген, сәфәр аеның 25 нче көнендә (12 нче октябрьдә), шәйхелислам, Россия югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин туган көнен билгеләп үтә.Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин @kamilhazrat @kamilhazrat Instagram да үзенең рәсми битендә Россия югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенә котлау сүзләрен җиткерде:

"Бүген, сәфәр аеның 25-нче көнендә, үзенең туган көнен шәйхелислам, Россиянең баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин @talgattajuddin билгеләп үтә. Раббыбыз насыйбы белән ул Россиядә Ислам яңарышының чишмә башында торучы, илебезнең миллионлаган мөселманнарын берләштерүче һәм оештырып җибәрүче шәхес, милләтебезне иманга кайтаручыларның берсе булып тора. Тәлгать хәзрәт илебездәге Ислам үсеше өчен олы җаваплылыкны батыр йөрәк һәм зирәк акыл белән үз җилкәсенә ала һәм, бернинди тәнкыйтькә карамыйча, бүгенге көнгәчә дин кардәшләребезнең рухи  әйдәп баручысы булып кала бирә. Күп кенә хәлиткеч карарларга, төпле һәм уйланылган адымнарга, өммәткә һәм динебезгә күп файда китергән эшләргә бай аның дини эшчәнлеге. Шушы мөһим гамәлләре өчен аңа зур рәхмәт. Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт! Сезгә хәерле сәламәтлек, озын гомер, иман нуры, күңел көрлеге, рух ныклыгы телим! Раббыбыз кылган күркәм эшләрегез өчен олыласын үзегезне".

Моннан тыш, Татарстан мөфтие 10 октябрьдә туган көнен билгеләп үткән мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Кргановка котлау юллады:

"Үткән атнада илебезнең  күренекле мөселман дин эшлеклесе мөфти, Россиянең мөселманнар шурасы башлыгы Әлбир хәзрәт Кргановның @albirhazrat туган көне булган иде. Минем тәбрикләвем иң соңгысы булып ирешсә дә, хәзрәтнең күңел күтәренкелеген озайтыр, бәлки. Әлбир хәзрәт барыбызга да киң дөньяви һәм дини гыйлеме белән, акыллы һәм җаваплы гамәлләре, максатчанлык һәм гаделлек кебек үзенә хас сыйфатлары белән билгеле. Оештыру сәләтенә ия, һәр эшне югары дәрәҗәдә башкара алучы, ихлас һәм динебез өчен җан атучы татар мөселман дин әһеле булып тора ул! Аллаһы Тәгалә аңа кылган игелекләре өчен әҗер-савапларын бирсен, Үзенең олы рәхмәте белән бүләкләсен, алга таба да билгеләнгән ниятләрен тормышка ашырырга, яңа үрләр яуларга ярдәм итсен! Әлбир хәзрәт! Киләчәктә дә динебезгә, өммәтебезгә бергәләп фидакарьләрчә хезмәт күрсәтергә насыйп әйләсен!"

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана